Яңа Чишмә егете Андрей Буйняков армиядә хезмәт иткәннән соң полициядә эшләргә карар кылган
ЭЭМ ветераннары
«2022 елның 16 августында Андрей Викторович Буйняковка 45 яшь тулды. Ул, 20 ел хокук саклау системасында хезмәт итеп, полиция прапорщигы званиесендә лаеклы ялга чыкты», - дип яза редакциягә Яңа Чишмә районы буенча ЭЭБнең ветераннар советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов.
«Туган көне белән котлап, без аның хокук саклау органнарында эшләгән елларда намуслы хезмәтен билгеләми үтә алмыйбыз. Бу хакта аның бүләкләре: I, II һәм III дәрәҗә хезмәттәге уңышлары өчен медальләре һәм ТР ЭЭМнең Мактау грамоталары сөйли.
Андрей Яңа Чишмәдә күп балалы авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, техник училищега укырга керә, анда машина йөртүче һөнәрен ала. Армиягә алынганчы да колхозда шофер булып эшли. 1995 елның көзендә ул Совет Армиясе сафларына алына, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Хезмәт иткән вакытта күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде, ә әти-әнисе Андрейны яхшы егет итеп тәрбияләгәннәре өчен часть командиры һәм застава начальнигыннан Рәхмәт хатлары алганнар. Алар Андрейның әти-әнисенә грамоталы - чик сакчысы, сизгер, игътибарлы һәм ышанычлы хезмәттәш тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдергәннәр.
Командование Андрейга контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим итә, дөрес, аңа армиядә хезмәт итү ошый, тик аны кече Ватаны үзенә ныграк тарта. Ул, әлбәттә, алга таба да хезмәт итәчәк, тик үз ватанында гына - гражданнарның тынычлыгын саклап, дигән карарга килә.
1998 елдан ул полициядә машина йөртүче вазыйфасында хезмәт итә башлый. Тормыш иптәше Ирина Анатольевна белән (ул Яңа Чишмә РҮХдә шәфкать туташы булып эшли) ике ул тәрбияләп үстерәләр. Өлкәне - Дмитрий армиядә хезмәт иткән, ә кече Илья әле мәктәп укучысы гына. Андрей Викторович үзе исә Эчке эшләр бүлегеннән пенсиягә чыккач, нефть компаниясенә машина йөртүче булып эшкә урнаша.
Эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы исеменнән Андрей Буйняковка һәм аның гаиләсенә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим».
Рәсемдә: Буйняковлар гаиләсе: Дмитрий, Ирина, Андрей һәм Илья.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев