Яңа Чишмә фермеры-конкурс җиңүчесе
Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Семинарда район җитәкчесе Вячеслав Козлов җитәкчелегендә Яңа Чишмә районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында-авыл җирлекләре, ШЯХ һәм КФХ башлыклары.
Семинар-киңәшмә ахырында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. «Татарстан Республикасының иң яхшы КФХ башлыгы» номинациясендә җиңүчеләр арасында Яңа Чишмә фермеры Айрат Шакиров та бар. Аңа Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев