Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районы аграрийлары сабан культураларын чәчүне төгәлләгәннәр

Бөртекле культураларны чәчү уңышлы төгәлләнде, 41 мең гектарга якын сабан, кузаклы, азык һәм техник культуралар чәчелгән.

Планлаштырылган 3000 гектарның 300ндә силоска кукуруз чәчәсе калган.

Районның барлык хуҗалыкларында чиста парга калдырылган җирләрне эшкәртү, чәчүлекләрне карау, аларны чүп үләннәренән һәм бөҗәкләрдән саклау эшләре бара (13 мең гектарга якын җирләр эшкәртелгән).

Яфрактан һәм тамырдан минераль ашламалар белән тукландыру 2 мең гектар мәйданда башкарылган.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының соңгы атнасына йомгак ясаган.

Туңга сөрелгән җирләрне, үҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда «Агрораздолье» ҖЧҖдән Владимир ГАРЕВ (бер атна эчендә 565, ә чәчү башланганнан бирле 2619 гектар тырмалаган) һәм «Игенче» ҖЧҖдән Дмитрий ВЕРЕТЕННИКОВлар (бер атна эчендә 750, чәчү башланганнан бирле 1750 гектар тырмалаган) иң яхшы механизаторлар дип танылган.

Атна йомгаклары буенча сабан культураларын чәчүдә «Игенче» ҖЧҖдән Юрий МЕЛЬНИКОВ (атна эчендә 1030, барлыгы 1350 гектар чәчкән), «Агро-Основа» ҖЧҖдән Вәсил Сәйфетдинов (атна эчендә 590, чәчү башланганнан бирле –1560 гектар) һәм «Архангельское «КФХ»дан Тимофей МИТРОФАНОВлар (атна эчендә 380 гектар, барлыгы – 730 гектар) иң яхшы механизаторлар булганнар.

Культивацияләүдә иң югары күрсәткечләр «Игенче» ҖЧҖдән Фәргать ВӘЛИУЛЛИНда, ул атна эчендә 580 гектар, чәчү башланганнан бирле - 1350 гектар сөрелгән җирләрне культивацияләгән  һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Анатолий УШАКОВта (атна эчендә 220 гектар).

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырдагы эш урынында чәчү алдынгылары белән очрашканнар, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйткәннәр, кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев