Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районы аграрийлары терлек азыгы әзерли

Артык эссе һәм коры һава торышы терлек азыгы әзерләү эшләренең барышын катлауландыра.

Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр - сенаж салу һәм күпьеллык үләннәрдән печән әзерләү бара. Алар 13 мең гектар мәйданны били.

Барлык терлекләрне уңышлы кышлату өчен район буенча 9300 тонна печән, 6500 тонна салам, 13,3 мең тонна фураж әзерләргә, 44,5 мең тонна сенаж һәм 38,3 мең тонна силос салырга кирәк.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, 9 июньгә 1330 тонна печән әзерләнгән һәм 4500 тонна сенаж салынган. Бу эш «Агро-Основа» һәм «Игенче» ҖЧҖ хуҗалыкларында аеруча яхшы алып барыла.

Шулай ук игенчеләр яңгырлар явып, күпьеллык үләннәрнең икенче каты, кукурузның һәм башка азык культураларының  массасы күпкә әйбәтрәк булыр дип өметләнә. Ә әлегә күпьеллык үләннәрнең беренче кат  уңышын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

... «Агро-Основа» ҖЧҖнең Акъяр бүлекчәсендә сенаж салуны яхшы темплар белән башладылар. Без анда 9 июньдә булдык һәм сусыл азык салуның барышы белән кызыксындык.

Автотранспорт буенча механик Рөстәм Миннекиев әйтүенчә, сенаж 8 июньдә салына башлаган һәм атна дәвамында сыйдырышлыгы 8 мең тонна булган чокыр тутырылып бетәргә тиеш.

- 8 июньдә 600 тоннадан артык яшел масса алып кайттык, бүген аны алып кайту өчен тагын техника өстәдек, - дип билгеләп үтте ул. - Масса әйбәт вакланган, дымлылыгы 70%тан да артмый, сенаж да сыйфатлы булыр дип уйлыйбыз.

Герметиклык өчен сенаж чокырының ян стеналары полиэтилен пленка белән каплана, чокыр тутырылганнан соң да өсте пленка белән ябылачак.

Яшел массаны алып кайтуда 10 берәмлек техника, ә тыгызлауда – тәҗрибәле механизаторлар Иван Барсуков һәм Ришат Җамалиев идарә иткән ике К-701 тракторы эшли. Сенаж салу өчен күпьеллык үләннәрнең (люцерна) беренче катын чабу эшләре бара, әлеге чокырны яшел масса белән тулысынча тутыру өчен мәйданнар бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев