Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында техниканы чәчүгә әзерләү эшләре бара

Язгы кыр эшләрендә 260тан артык трактор катнашачак.

Алда торган язгы кыр эшләрендә 260тан артык трактор, 147 чәчкеч, 16 чәчү комплексы, 178 культиватор һәм 3300дән артык тырма катнашачак.

Хәзер районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторларны, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм кыр эшләренә әзерләү бара.

- Хуҗалыкларда техниканы ремонтлау эшләре алып барыла, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - 8 февральгә 202 трактор (барлык санның 76% ы), 92 чәчкеч (63%), 10 чәчү комплексы (62%), 126 культиватор (71%) һәм 3100дән артык тырма (93%) әзерләнгән. 15 мартка техниканы ремонтлау төгәлләнергә һәм агрегатлау эшләре башланырга тиеш.

...Без «Закрома» ҖЧҖдә булдык һәм ремонт эшләренең барышы белән кызыксындык.

- Ремонтта дүрт звено эшли, - ди остаханә мөдире Ринат Шакиров. - Евгений Елесин, Александр Кочетков (алар җәен комбайннарда эшли), шулай ук Владимир Михайлов һәм Александр Фролов (язын алар тракторларда булачак) составындагы ике звено чылбырлар ремонтлау белән мәшгуль. Шлейфларны ремонтлау белән Геннадий Кочетов, Александр Пищальников һәм Анатолий Ереминнар шөгыльләнә. Ремонт звеноларына тимерче Владимир Чванов, токарьлар Александр Кораблев һәм Владимир Титов, шулай ук эретеп ябыштыручы Сергей Зайцевлар булыша.

Безнең сөйләшүгә хуҗалыкның баш инженеры Геннадий Карунин да кушылды.

- Без тырмаларны, культиваторларны һәм катокларны ремонтлауны тулысынча төгәлләдек, - дип билгеләп үтте ул. - Запчастьләр буенча проблемалар юк. Чәчкечләрне ремонтлау төгәлләнү стадиясендә, тагын ике чәчү комплексы ремонт таләп итә, әмма алар да март башына әзер булачак.

Чәчүдә 18 трактор, шул исәптән энергия куәтле 7 трактор катнашачак. 10 трактор әзер, ә 8е-ремонтлана. Чәчү эшләре, элекке еллардагы кебек үк, ике сменада, ягъни тәүлек буе дәвам итәчәк. Шуңа күрә хуҗалыкка тагын 6 механизатор кирәк, без аларны эзлибез.

Ремонт остаханәсендә җылы, чиста һәм уңайлы, механизаторлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Тәҗрибәле механизаторлар җитәкчелегендә сыйфатлы итеп әзерләнгән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгарга ярдәм итәр, дигән ышаныч бар.

Механизаторлар Евгений Елесин һәм Александр Кочетов тагылмаларны ремонтлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев