Яңа Чишмә районында бөртек җыю техникасын кабул итү узган
13 июльдә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында бөртек җыю комбайннарын конкурс-кабул итү үткәрелгән.
Комиссия эшендә ТР буенча «Россельхозцентр» ФДБУ җитәкчесе, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм баш белгечләре катнашкан. Бу хакта комиссия әгъзасы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Рәис Хисмәтуллин хәбәр итте.
- «Агро-Раздолье» ҖЧҖ, «Скоков Н.А.», «Козлов М.И.» һәм башка КФХларның комбайннары әзерлек рәтенә куелган иде. Бөртек җыю техникасын караганнан соң һәр хуҗалык буенча нәтиҗәләр ясалды, янгын куркынычсызлыгы чараларын һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, - дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев