Яңа Чишмә районында чәчү темплары арта
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында чәчү темплары арта

26 апрельгә күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләрен алып бара.

15,1 мең гектардагы көзге культураларның яртысы - 7,5 мең гектары минераль ашламалар белән тукландырылган.
- Уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек һәм яхшы уңышка өмет бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов.
11,2 мең гектар күпьеллык үләннең 5 мең гектары тукландырылган, 6,8 мең гектарында тырмалау эшләре үткәрелгән.
58,5 мең гектардагы туңга сөрелгән җирләрнең 17,5 мең гектарында дым каплатылган.
«АгроРаздолье» ҖЧҖ һәм кайбер КФХлар язгы чәчүгә керешкәннәр.
2 мең гектарга якын мәйданда сабан бодае чәчелгән.


Нет комментариев