Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында чәчүдә икенче атна лидерлары билгеләнгән

Район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының икенче атнасына йомгак ясалган.

Атна йомгаклары буенча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча иң яхшы механизаторлар булып «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Дмитрий һәм Александр ПЕНЬКОВЛАР билгеләнгән, алар «Джондир» тракторларында 1900шәр гектар чәчүлекләрне тукландырганнар.

Туңга сөрелгән җирләрне, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда «Агро-Основа» ҖЧҖдән Азат МИНАБЕТДИНОВ (ул К-700 тракторында атна эчендә 726 гектар тырмалаган) һәм шул ук хуҗалыктан Виктор ИВАНОВлар (МТЗ-1221 тракторында - 265 гектар, эш башланганнан бирле 647 гектар) лидерлар булып танылган.

Туңга сөрелгән җирләрне культивацияләүдә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр СОЛОВЬЕВ һәм Александр БОРИСОВлар атнаның иң яхшы механизаторлары булган, алар «Джондир» тракторларында 760шар гектар туңга җир сөргәннәр.

Сабан культураларын чәчүдә иң яхшы күрсәткечләр «Закрома» ҖЧҖдән Сергей НАСЕЙКИНда (ул «Бюллер» тракторында 715 гектар бөртекле культуралар чәчкән) һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Анатолий УШАКОВта (ул МТЗ-1221 тракторында 138 гектарда сабан культуралары чәчкән). Сүз уңаенда, Анатолий УШАКОВ инде икенче атна рәттән лидер булып тора.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов механизаторлар белән очрашканнар, аларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырганнар. Исегезгә төшерәбез, чәчү лидерлары 3000 сум премия белән бүләкләнә, ә тырмалау, культивацияләү һәм тукландыру лидерлары 2000шәр сум ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев