Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында әлегә ашлама аз

15 февральгә районда 4615 тонна минераль ашлама бар, бу 1 гектарга 25 килограмм тәэсир итүче матдә (т.и.м.) тәшкил итә.

Көзге чәчү өчен 909 тонна ашлама кертелгән, калган 3700 тоннасы язгы чәчүгә әзерләнгән. Яхшы уңыш алу өчен гектарына т.и.м. исәбеннән кимендә 50 кг ашлама кирәк.

«Козлова М.И.» (2000 тоннадан артык яисә 161 кг/га т.и.м.), «Садыйков М. Х.» (160 тонна, 59 кг/га т.и.м.), «Козлов А.Е.» (40 тонна, 55 кг/га т.и.м.), «Скоков Н. А.» (240 тонна, 51,1 кг/га т.и.м.), «Козлов В. А.» КФХларда (120 тонна, 51 кг/га т.и.м.) ашламалар запасы бар.

Әлегә «Агро-Основа» ҖЧҖдә 1000 тонна гына запас бар, бу - гектарына 17 кг. (т.и.м.)

Калган хуҗалыкларда әлегә ашлама аз, яки бөтенләй юк. Сабан культураларын ашламасыз чәчү, димәк, уңышны бик аз алу дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев