Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында терлекчелектәге эшкә йомгак ясалды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә 2022 елның беренче кварталында терлекчелектәге эшкә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмәгә җыелучылар Виктор һәм Александр Козловларның Новопоселенная Лебедка авылындагы фермер хуҗалыгында терлекләрне кышлату барышы белән таныштылар.

Хуҗалык, әйтергә кирәк, үрнәк булып тора. Егетләр эшне чиста биттән башладылар һәм берничә ел эчендә биредә 200 баш МЭТ өчен бина, складлар барлыкка килде, кирәкле техника сатып алынды. Биредә һәр җирдә чиста, бернинди пычрак юк, барысы да төзекләндерелгән. Фермерларда чынлап торып хуҗалык итү һәм эшне алып баруга крестьяннарча караш сизелә.

Бүген хуҗалыкта 1500 гектар җир, 200 баш МЭТ бар (шул исәптән 100 баш савым сыеры), көн саен 1,5 тоннага якын сөт саталар. Барысы 10га якын кеше эшли, кирәк чакта фермерлар үзләре комбайн яки трактор штурвалы артына утыра, сыерлар савуны да башкара алалар. Быелгы азык җитмәү аркасында булган кыенлыкларга карамастан, терлекләрне кышлату яхшы уза.

Аннары Красный Октябрь АМЙда  киңәшмә үтте, анда терлекчелектәге эш йомгаклары белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.

- Кызганычка каршы, квартал нәтиҗәләре безне куандырмый, - дип билгеләп үтте ул. - Барлык күрсәткечләр дә узган ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк. МЭТнең баш саны - 14545 баш (2021 елга карата 85%), атлар - 873 баш (98%), сарыклар - 1717 баш (79%) тәшкил итә.

6024 тонна сөт савылган (2021 елга карата 83%), сату - 5421 тонна (83%). Бозаулар саны 1208 баш (2021 елга карата 70%) тәшкил итә.

- Барлык җитәкчеләргә һәм белгечләргә терлекләрне кышлатуны әйбәтрәк төгәлләү өчен төгәлрәк һәм конкрет шөгыльләнергә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин башка төбәкләрдән терлекләр һәм терлек азыгы кайтарганда, куркыныч авырулар янау сәбәпле, катгый контроль кирәклеге турында сөйләде, хуҗалыкларда яшь МЭТнең үлеменә анализ ясады.

Орлык материалының әзерлеге, чәчү алдыннан анализ ясау турында «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин сөйләде.

Киңәшмә ахырында 2022 елның мартында терлекчелектәге эш йомгаклары буенча күчмә Кубоклар «Закрома» ҖЧҖ, «Козлов А.Е.» һәм «Гарифуллин И.И.» КФХларга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев