Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында урып-җыю алдынгыларына премияләр тапшырылган

Хезмәт ярышының өченче атна нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчыларга премияләр тапшырылган.

Урак - 2022
Бу атна башында район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан комбайнчылар һәм шоферларның урып-җыюда хезмәт ярышының өченче атнасына йомгак ясалган.
Комбайннарның беренче төркемендә «Козлова М.И.» КФХдан Михаил БАРСУКОВ җиңүче булган, ул «Лексион» комбайнында атна эчендә 1013 тонна бөртек суктырган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 2937 тонна.
Икенче төркемдә «Козлов В.А.» КФХдан Андрей КОЗЛОВ җиңүче дип табылган, ул «Нью-Холланд» комбайнында бер атнада 800 тонна, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 3033 тонна бөртек суктырган. 
Комбайннарның өченче төркемендә «Агро-Основа» ҖЧҖдән Гаил ХӘЛИУЛЛИН икенче тапкыр рәттән атна җиңүчесе булган. Ул «Акрос» комбайнында 7 көн эчендә 431 тонна, ә урып - җыю башланганнан бирле 825 тонна бөртек суктырган.
Комбайннарның дүртенче төркемендә «Архангельское «КФХ» ҖЧҖдән Тимофей МИТРОФАНОВ һәм аның ярдәмчесе Владимир УРЯДНИКОВ иң яхшылары дип табылган (шулай ук икенче атна рәттән), алар «Нова-340» комбайнында бер атнада 380 тонна, ә урып - җыю эшләре башланганнан бирле 1111 тонна бөртек суктырганнар.
Шоферлар арасында иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Владислав ТАИРКИНда, ул урып-җыю башланганнан бирле КАМАЗ а/м-да комбайннардан ындыр табагына 33316 тонна икмәк ташыган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов атна алдынгыларына акчалата премияләр (комбайнчыларга - 5әр мең, ярдәмчеләргә - 2шәр мең, шоферларга - 3әр мең сум) һәм эш урынында ук - кырда кызыл әләмнәр тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев