Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары  көн саен 62 тоннадан артык сөт сата
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 62 тоннадан артык сөт сата

Югары майлылыкны (3,7%) исәпкә алып, сату зачет авырлыгында 66,6 тоннага җитә.

2019 ел дәрәҗәсенә карата сату 103% тәшкил итә (1,8 тоннага күбрәк). Уртача сату бәясе 25 сум/кг, бу 2019 елга караганда 0,8 сумга күбрәк.

Барлык хуҗалыклар сөтне, «Агро-Основа» ҖЧҖдән тыш, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк саталар. Бу агрофирмада савым сыерлары, райондагы барлык савым сыерларының 50% тан артыграгын тәшкил итсә дә, асрау технологиясен бозу аркасында, продукцияне сату 2019 ел дәрәҗәсеннән өч тоннага кимрәк.

-Хәзер терлекләрне кышкы рационнар буенча ашату, су эчертү, вакытында каплату, моционны (саф һавага чыгару), һ.б. эшләрне күзәтеп торырга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов.

 


Нет комментариев