Яңа Чишмә районының барлык хуҗалыклары язгы-кыр эшләренә керешкәннәр
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районының барлык хуҗалыклары язгы-кыр эшләренә керешкәннәр

Райондагы авыл хуҗалыгы оешмаларының барысы да диярлек язгы-кыр эшләренә керешкәннәр.

16 апрельгә район буенча 2500 гектарда көзге культуралар (барлык мәйданның 16,5%ы) тукландырылган.

Күпьеллык үләннәр 1300 гектарда минераль ашламалар белән тукландырылган (барлык мәйданның 10%ы), 1900 гектарда (14,5%) - тырмаланган.  

Туңга сөрелгән җирдә дым каплату бара - 2000 гектар (барлык мәйданның 5%ы) тырмаланган.

«Агро-Раздолье» ҖЧҖ игенчеләре сабан культураларын чәчүгә керешкәннәр - беренче 100 гектарда арпа чәчелгән.


Нет комментариев