Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районының барлык хуҗалыкларында орлыклар тикшерү узарга тиеш

Күпчелек хуҗалыклар бөртекле культура орлыкларын чәчү алдыннан анализлап, аларның чәчүлек сыйфатын белгәннәр.

Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар әлегә кадәр чәчелергә тиешле орлыкларның чәчүлек сыйфатын тикшермәгән. Алар арасында: «Зубов А. В.», «Савельев А. А.», «Дегтярев М.Н.», «Весна», «Ситдыйков Р. Р.», «Кадыйрова А. Р.», «Сәлахов Р. М.» һәм тагын берничә КФХ. Алар орлык пробаларын анализга бирмәгәннәр.

Нигездә, нәкъ менә бу хуҗалыкларда югары репродукцияле сортлы орлыклар да юк. Ә бит югары репродукцияле перспективалы сортлар үстерү уңышның артуын гарантияли (гектарыннан 4-5 центнерга).

Анализ нәтиҗәләре буенча кайбер хуҗалыкларда сабан культуралары орлыклары бик вак. 1000 бодай орлыгының авырлыгы 35 граммнан да ким булмаска тиеш (кайбер КФХларда ул 30 граммнан да ким), 1000 арпа орлыгының авырлыгы 40 граммнан да ким булмаска тиеш (ә безнең районда кайбер КФХларда ул нибары 33-35 гр.). - Әлегә вакыт бар, шуңа күрә орлыкларны өстәмә эшкәртү һәм калибрлау зарур, - диде «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев