Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районының шәхси хуҗалыкларында күпме терлек бар

2022 елның 1 июленә район халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 4981 баш МЭТ, шул исәптән 1919 сыер бар.

Ел башы белән чагыштырганда МЭТ саны 205 башка арткан, ә менә сыерлар 30 башка кимегән.

Район халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 1012 баш дуңгыз (2021 ел дәрәҗәсенә карата 103 %),  3803 баш сарык һәм кәҗә (2021 ел дәрәҗәсенә карата 99,7%) асрыйлар.

Шахмай (1247 баш), Зирекле (418 баш), Тубылгытау (413 баш), Черемухово (386 баш), Әдәмсә, Акбүре һәм Архангел (320-330 баш) авыл җирлекләрендә МЭТнең баш саны күп.

Буревестник (71 баш), Красный Октябрь (105 баш) һәм Ленино (131 баш) авыл җирлекләрендә МЭТне азрак асрыйлар. Калган җирлекләрдә 200дән 270 башка кадәр.

1500 дән артык хуҗалык булган Яңа Чишмәдә нибары 258 баш МЭТ, 83 дуңгыз, 390 сарык һәм кәҗә бар.

Иң күп сыер Шахмай (589 баш), Зирекле (153 баш), Черемухово (144 баш), Әдәмсә (148 баш), Тубылгытау (177 баш), Акъяр (129 баш), Архангел һәм Екатерина (106-108 баш) авыл җирлекләрендә күзәтелә. Калган АҖләрдә сыерлар саны 100 баштан кимрәк, ә Буревестникта - 32, Ленино һәм Красный Октябрьдә 36-37шәр баш.

Агымдагы елның 1 яртыеллыгында район халкы 277 баш яшь терлек, 416 дуңгыз баласы, 152 сарык һәм кәҗә, 21 ат, 10 меңнән артык бройлер, 440 күркә, 7200 тавык, 1975 үрдәк һәм 1850 каз сатып алган .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев