Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмәдә территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлыкка йомгак ясалды

Авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә төзекләндерү буенча икеайлыкка йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә Черемухово авыл мәдәният йортында узды. Ул тәмамланганнан соң бюджет учреждениеләре җитәкчеләре җирле мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты территорияләрен төзекләндерүне карадылар. Бар җирдә дә тәртип, клумбаларга матур чәчәкләр утыртылган, балалар өчен төрле фигуралар булдырылган. Әлеге учреждение хезмәткәрләре тирә-як матур һәм чиста булсын өчен зур  тырышлык куйганнар. Шулай ук җирлек территориясендә чүп үләннәрен чабу да әйбәт бара.

-Район территориясен төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Барлык учреждениеләр (мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр), авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә һәм эшмәкәрләргә  күрсәткән тырышлыклары өчен зур рәхмәт. Әмма чәчәкләр көзгә кадәр чәчәк атсын, чүп үләннәре үсмәсен һ. б. өчен  эшне дәвам итәргә кирәк.

Икеайлык дәвамында төзекләндерү эшләренең барышын район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Татьяна Васильева җентекләп анализлады һәм бу хакта слайдлар күрсәтте.

-Районда берничә өмә үткәрелде, анда 3 меңгә якын кеше катнашты, - дип билгеләп үтте ул. -Бу чорда 2500 кубометрдан артык чүп-чар һәм калдык чыгарылды, 200ләп агач һәм 42 куак утыртылды.

Үз территорияләрен җыештырудан тыш, күп кенә учреждениеләр үзләренә беркетелгән участокларны, зиратларны, сугышта һәлак булучыларның ташларын, парк һәм скверларны, юл кырыйларын да тәртипкә китерделәр, коймаларны һәм бордюрларны буядылар һ.б.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев