Авыл хуҗалыгы
Ындыр табагында һәрчак тәртип
Урып-җыю чорында ындыр табакларында һәрвакыт киеренкелек хөкем сөрә. Әдәмсәдә үлчәүчеләр Гөлфирә Фәттахова белән Гөлүсә Гатауллина үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Урак башланганнан бирле Әдәмсәдәге ындыр табагына 26300 центнер ашлык кайткан, бер кат эшкәрткән 18 мең центнер ашлык: арыш, көзге бодай һәм арпа элеваторга озатылган. 5500 центнер бөртек чистартылып калибрланган, сортларга...
Урып-җыю чорында ындыр табакларында һәрвакыт киеренкелек хөкем сөрә. Әдәмсәдә үлчәүчеләр Гөлфирә Фәттахова белән Гөлүсә Гатауллина үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Урак башланганнан бирле Әдәмсәдәге ындыр табагына 26300 центнер ашлык кайткан, бер кат эшкәрткән 18 мең центнер ашлык: арыш, көзге бодай һәм арпа элеваторга озатылган. 5500 центнер бөртек чистартылып калибрланган, сортларга аерылган, шуның бер өлеше (1400 ц) башка агрофирмаларга озатылган (Мамадыштагы "Нократ" һәм Кукмара районындагы "Әсәнбаш"ка), калганы орлыкка салынган. -Кызлар үз эшләрен шәп башкаралар, бик намуслы хезмәткәрләр, - ди үлчәүчеләр турында бүлекчәдә башкаручы директор Әдһәм Сибгатуллин. Ындыр табагы территориясе җыештырылган, үлчәү тирәсендә матур чәчәкләр үсеп утыра. Биредә эш ике сменада оештырылган, мәктәп укучылары да нык булыша.
Без килгән көнне Гөлфирә Фәттахованың туган көне иде, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов аңа бик матур чәчәк бәйләме бүләк итте, Гөлфирә үзе исә ындыр табагында эшләүчеләрне (һәм мине дә) үрдәк ите кушып пешерелгән тәмле бәлеш белән сыйлады.
Азат МУСИН
Леонид Богомолов Гөлфирә Фәттахованы котлый. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев