«Заман»лылар сәхнәдэ
Чаллы Башы «Заман» халык театры Рәзинә Сәетгәрәеваның «Тәүбә йорты» пьесасын сәхнәләштергән. Бу әсәрдә төрле сәбәпләр аркасында төрмәгә эләккән хатын-кызлар язмышы тасвирлана.
Бу хакта Чаллы Башы АМЙ мөдира Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итә. Шундый авыр шартларда да кешелеклелеген югалтмаган, тормышның кырыслыгыннан сыгылып төшмәгән хатын-кызларның язмышын тамашачылар күз яшьләре аша кабул иткән. Бу пьеса белән "Заман" халык театры Чистай, Аксубай, Тукай(автор белән очраштык) , Яңа Чишмә районнарында чыгыш ясаган, тамашачылар аларны югары бәяләгәннәр.
Спектакльдән җыелган керемнең бер өлешеннән мобилизацияләнгән солдатларга азык-төлек посылкалары ясаганнар.
“Эштән кайтып, ару-талуларын онытып, безнең белән булган артистларыбыз:
Гильманова Фәния, Исмәгыйлова Тәнзилә, Әхмәтшина Айсылу, Хәбибуллина Әлфинә, Мөхәммәтҗанова Сәгадәт, Сәләхова Гөлнара, Дәүләтшина Илсөяр К., ярдәмчеләребез: Шәрапова Илсөяр, Дәүләтшин Нәкыйп, Дәүләтшина Илсөяр Х., Исмәгыйлова Зөһрәләргә тирән хөрмәтебез һәм рәхмәтебезне җиткерәбез!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев