Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зирекледән берничә фермер кырларын ташлаган

Зирекле авыл хуҗалыгы территориясендә 15 кә якын крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ) эшли һәм алар файдалануында 700 гектардан артык  сөрү җирләре бар (үз җирләре яки арендага алган җирләр).

Кызганычка каршы, кайбер фермерлар үз җирләренә карата, йомшак  итеп әйткәндә, хуҗалыкчыл булмау һәм игътибарсыз мөнәсәбәттә. Бу район  башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловка фермерлар белән җитди сөйләшү алып баруда төп сәбәп булып торды.
- Кайбер фермерларга безнең сорауларыбыз бар, аларның кырлары бик начар хәлдә, - дип билгеләп үтте район башлыгы. Җирләр узган елдан бирле эшкәртелмәгән, әйтергә кирәк, ташланган, анда берәр  метрлы чүп үләннәре үсеп утыра, инде сентябрь аена керсәк тә, беренче кат чапкан күпьеллык үләннәре җыештырылмаган участоклар да бар.
Леонид Богомолов һәрбер фермер хуҗалыгы буенча хәлләр торышын аңлатты. Фермерлар Әлфия Гаффарова белән Марат Садыйковка  бернинди дә сорау юк, чөнки аларның  кырлары вакытында эшкәртелә, игеннәрне дә үзвакытында җыеп  алалар.
Шул ук вакытта фермер Хәниф Кыямовка карата дәгъвалар байтак, аның 93 гектар сөрү җирләре 2017 елдан бирле эшкәртелми. Фермерның үз сүзләре буенча, ул “Агро-Основа“ ҖЧҖ белән аренда килешүе төзегән, тик ул аның кырларын эшкәртә алмаган һәм аны чүп үләне баскан.
Фермер Линар Гайфетдинов кырларында да начар күренеш, беренче кат чапкан күпьеллык үләннәрне фермер Рамазан Кадыйров әлегә кадәр җыештырып алмаган, аның исә кырлары бик тә чүпле. Аның карамагындагы элеккеге гараж бинасы  да куркыныч хәлдә, бомба төшкән диярсең - аны йә бөтенләй сүтеп ташларга, йә төзекләндерергә кирәк. Башка фермерларның да үз җирләрен тиешенчә карау һәм тоту буенча кимчелекләре бар.
Ә менә фермер Фәтхулла Вафин, кырларны эшкәртә алмау сәбәпле, аның КФХ-ын ябуны һәм җирләрне алуларын тели - мәсьәлә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы контроленә алынган.
- Әгәр дә бүгенге сөйләшүдән соң 7-10 көн дәвамында үзләренең кырларын тәртипкә китерү эшләрен башламасалар (чүп үләннәрен чабу, сөрү һ.б.), бу очракта мондый фермерларга карата Россельхозцентр аша берничә йөз мең сумлык штраф сала башлаячаклар, ә аннары суд аша җирләрне алу процедурасы башланачак, - диде  Вячеслав Козлов. “Әгәр сез җир алгансыз һәм КФХ оештыргансыз икән, сез аны эшкәртергә тиешсез“, - дип ассызыклады район башлыгы.
Редакция исә Зирекле фермерларының үз җирләрен тәртипкә китерү эшләрен күзәтеп торачак.

Реклама

Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев