Хуҗабикәләр колагына
Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.
Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз.
Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.
Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага чак кына үсемлек мае тамызырга була.
Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк.
Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.
Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.
Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.
Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс.
«Интернет челтәреннән»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев