Коронавирусның яңа штаммнарына каршы көрәшә торган бик яхшы дару уйлап тапканнар
Дару вирус күләмен 100 мең тапкырга киметә, ди галимнәр.
Россия Фәннәр академиясенең Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институты галимнәре коронавирустан нәтиҗәле препарат уйлап тапкан. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә институт директоры Александр Макаров белдергән, дип яза «РИА Новости». «»
Макаров аңлатып үткәнчә, яңа дарудагы моноклональ антитәнчекләр, аерым алганда, ковидның «дельта» һәм «гамма» вариантларын үтерә.
Галим әйтүенчә, белгечләр вирус күләмен йөз мең тапкырга киметердәй антитәнчекләрдән торучы дару эшләүгә ирешкән. Шуңа күрә яңа дару Американың танылган «Регенерон»ыннан калышмый икән.
Макаров сүзләренә караганда, галимнәр уйлап тапкан даруның нәтиҗәсе лаборатория тикшеренүләре (шул исәптән хайваннарда) нигезендә расланган. Аны Россия хастаханәләренә инде быел декабрь аенда ук җибәрә башлау планлаштырыла. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, яңа дару чир тиюгә үк вирусны «йөгәнли» алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев