Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Кышка себеркең әзерме әле?

Җәй – себерке әзерләү вакыты да. Тәүге карашка гади күренсә дә, бу эшнең үз тәртибе бар.

Себеркене май ахырында ук әзерли башлыйлар. Бу чорда яфраклар бик бәләкәй булса да, “баллы” яфраклар файдалырак. Ә кышкылыкка запас булдыру өчен июнь аенда хәзерләнгән себерке ышанычлы. Чөнки бу чорда хәзерләнгән себеркенең яфраклары мунчада парланганда коелып тормаячак. Себерке хәзерәү өчен каен, имән, чаган, юкә, шулай ук ылыслы агачлар ботаклары файдаланалар. Башка агачлардан аермалы буларак, ылыслы агачлар ботакларын, мунча себеркесе өчен, елның теләсә кайсы мизгелендә хәзерләргә мөмкин.

 Себерке өчен сындырылган каен ботагында “алкалар”, имән ботагында чикләвекләр булмаса яхшы. Ә юкә себеркесе өчен ботакларны агач чәчәк аткан мәлендә сындлырып алырга киңәш итәләр. Бу агачтан хәзерләнгән себерке шул очракта гына хуш исле булачак.

  Себеркене җылы, коры көнне бәйлиләр һәм үтәли җил йөри торган, кояш нурлары төшә алмаслык җиргә урнаштыралар.

Чыганак: "Йәшлек".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X