Өшегән урынны кар белән ышкырга ярыймы?
Белеп торыгыз

Өшегән урынны кар белән ышкырга ярыймы?

Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела, дип белдерде Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов.

«Беренчедән өшегән урынга 5 сантиметр калынлыктагы медицина мамыгын 12 сәгатькә бәйләп куярга кирәк. Мамык булмаса, башка җылы тукыма белән дә бәйләргә була. Өшегән урынга кар ышку катгый тыела», — диде ул.

Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, ул үләргә мөмкин.

«Салкын вакытта туңу һәм өшү – гадәти хәл. Өшүнең дүрт стадиясе бар. Беренче стадиядә тире агара, кул һәм аяклар оеый. Икенчесендә - өшегән урында үтә күренмәле сыклык җыелган куык чыга. Өченчесендә хирург ярдәме таләп ителә. Дүртенче стадиядәге кешегә ярдәм күрсәтмәсәләр, ул комага китәргә, яисә үләргә мөмкин», — дип әйтте ул.

 Чыганак "Ватаным Татарстан" газетасы https://vatantat.ru/

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев