Помидор үсентеләренә көл суы файдалы
– Көннәр бик җылы тора, дип, помидор үсентеләрен ачык туфракка утырткан идем. Әмма бик начар утыралар, Шуларны ничек рәткә кертергә икән?
Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:
Кучереп утыртканнан сон алар авырып ала шулай. Ике атнадан сон, тамырлары тернәкләнеп киткәч кенә, аларны ашларга ярый. Ин яхшысы – тавык тизәген әчетеп сибү. Тик аның белән бик сак эш итәргә: бер өлеш әчеткегә 10 өлеш су салып сибәргә кирәк. Бу максаттан ат, сыер тизәген дә кулланырга мөмкин.
Тирескә ия булмаган шәһәр бакчаларына исә иң беренче итеп мочевина сибәргә мөмкин (10 литр суга 1 шырпы кабы мочевина исәбеннән). Шуннан соң 10 көн узгач, калийлы ашлама сибү әйбәт. Калийлы ашлама юк икән, помидорларга көл суы да бик файдалы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев