Хуҗабикәләргә - файдалы киңәшләр
Ризык пешерүнең серләрен белеп тору комачауламас.
- Дөге, тары, солы кебек ярмалар сөттә суга караганда озаграк бүртә. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
- Ачык кәстрүлдә пешергәндә 20 процент тирәсе витамин юкка чыга. Ябып пешергәндә бу сан 5 проценттан артмый.
- Киселгән лимон кибә башлаган икән, аны салкын суга салып торыгыз – ул яңарып китәчәк һәм сусылланачак. Лимоннан күбрәк сок алу өчен, аны 5 минутка кайнар суга салып тотыгыз.
- Пешергәндә татлы борычның орлыкларын ташламагыз. Җыеп киптерегез. Кышын аны ризыкка кушарга була. Чынлыкта, орлыкларда борычның үзенә караганда да файдалы матдәләр күбрәк һәм ул ризыкка искитмәле хуш ис бирә. Шул рәвешле бик күп орлыкларны тәмләткеч буларак кулланырга мөмкин.
- Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
- Ит шулпасына тозны – пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шунда ук салалар.
- Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.
- Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.
- Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев