Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Яңа елны каршылаганда табынга ниләр куярга?

Үгез мактанчыкларны, тәкәбберләрне сөйми. Шуңа да бәйрәм көнне табын янына бары тик якын кешеләрне генә җыярга тәкъдим ителә.

Иң яхшысы – гаиләдәгеләр белән утыру. Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә дә артыгын кыланырга кирәкми, 2021 ел хуҗасы шапырынганны сөйми. Үгез, яхшы эшләгән кебек үк, әйбәт итеп ашарга ярата. Шуңа күрә гадәти, тик туклыклы ризыкларга өстенлек бирегез. Экзотик ризыклардан баш тартасы булыр. Шулай ук үгез итен дә өстәлгә кую киңәш ителми. Аның урынына ат казылыгы кулланырга була. Күркә, үрдәк, каз, тавык итләреннән ризыклар әзерләргә мөмкин. Гарнир буларак бәрәңге, ярмалар кулланыгыз. Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлдә төрле тозлы яшелчәләр, торт булса, бик шәп. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, руккола һ.б.) турында да онытмагыз. Хәмер белән дә мавыгырга кирәкми. Бераз ак шәраб һәм шампан эчәргә ярый. Иң яхшысы, гомумән, эчмәскә.

Яңа ел табынына тавык итеннән рулет әзерләү ысулы

Бу бик тә тәмле рулетны әзерләү өчен 1 килограмм тавык ите, 50 грамм караҗимеш (чернослив), 25 грамм сарымсак, йомырка, тоз һәм борыч кирәк булачак.
Тазартылган тавыкны буйга ярып, итен сөягеннән аералар. Аннары җиңелчә генә суккалап йомшартырга, тоз һәм борыч сибеп, сарымсак сөртергә.
Караҗимешне суда җебетеп, төшен алырга.

Юка итеп кенә йомырка җәймәсе әзерләргә. Өстенә әзер итне, шуннан туралган караҗимешне салырга һәм, рулет итеп төреп, җеп белән бәйләп чыгарга кирәк.
Рулетны тавык сөягеннән әзерләнгән шулпада 40-60 минут пешерергә һәм шунда суытырга. Түгәрәкләп киселгән рулетны табынга гарнир һәм яшелчәләр белән бизәп чыгаралар.

"Интернет челтәреннән"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев