Бала чактан бала бага...
Бакташ авылында гомер кичерүче Баһаветдинова Разыя Зәки кызына 21 августта 90 яшь тулды.
Разыя әби кечкенә генә Кыерлы авылында (Әдәмсәдән ерак түгел) күп балалы гаиләдә өлкән бала булып үсә: дүрт малай, дүрт кыз була алар. Әниләре унбер бала таба, өчесе яшьли үлә. Әтиләренең аягы авыртканга, сугышка җибәрмиләр, шуңа сугыш чорының авырлыгын әтиле килеш күтәрәләр. Алай җиңелрәк үтелгән кебек тоела.
Уку дүрт класс кына эләгә. “Балалар карадым, - ди ул. – Әни тапты, мин карадым”. Балалар үстергән һәркем аңлый: моннан да зуррак, җаваплырак эш юктыр. Шулай итеп, балачактан тырышлыкка, сабырлыкка, кайгыртучанлыкка өйрәнеп үсә Разыя. Кечкенәдән олылар эшенә өйрәнә. Унбер яшеннән ипи сала башлый.

Үсмер кызны ФЗӨга җибәрергә дип килгәч тә, аның урынына энесе Закирҗан бара: эне-сеңелләрен карарга кирәк була. Әтисе белән әнисе исә көннәр буе колхоз эшендә.
Бакташ килене
Егерме яшендә Бакташ егете Зәкәриягә кияүгә чыга һәм 56 ел бергә яши Баһаветдиновлар. “Барган җиреңдә таш бул” дип теләгәннәрдер - гомер буе шушы җиргә хезмәт итә Разыя. Төрле эшләрдә эшли - намус белән, булсын дип эшли.
Дүрт бала үстерәләр. Бүгенге көндә ике улы Бакташка кайтып төпләнгән. Олысы Хәсән әбинең үзе белән яши, Җәмиле берничә йорт аша гына тора. Килене Гөлзидә кайнанасы турында бик җылы итеп сөйли, оныклары, оныкчыкларының да карт әбиләрен яратулары сизелеп тора. Чаллыдан кайткан ун яшьлек Сафия әбисе турында язарга килүебезне белгәч, “Карт әби, оныкларың күп һәм барыбыз да сине бик яратабыз” дип әйтер өчен, будильник куеп, махсус иртә торган. Ә оныклар чынлап та күп: җидәү, хәзер инде ундүрт оныкчыгы да бар Разыя әбинең.
Кызганыч, Хөсәеннәре ун ел элек вафат булган. Ире үлгәнгә дә хәзер ун ел була. Ләкин әби ялгыз түгел: караулы, өсте-башы чиста, ризыгы пешкән, йортны да, бакчаны да тәртиптә тотучы балалары бар. “Ризыгын ашый ала, йоклый, йорт арасында йөреп тора, без гел бергә, Аллага шөкер”, - ди килене. Сәламәтлеге элеккечә нык булмаса да, бәхетле картлык кичерә ул. “Болай озак яшәрмен димәгән идем, Аллаһы Тәгалә биргән гомер,” – дип аңлата әби үзенең озын гомеренең сәбәбен.
Икенче сәбәп - Разыя әбинең күркәм холкыдыр, мөгаен.
Үткәнгә борылып караганда, бөтен кыенлыкларын онытып, бүгенге көненә шөкерана кылып яши Разыя әби. Балаларын уңган, игелекле итеп үстерүенә сөенә. “9-10 яшемнән әнигә ияреп печән чабарга йөрдем”, - дип искә ала улы Җәмил. – Әни кебек оста чалгы кайраучы кеше сирәк иде, аның янына чалгы-пычак кайратырга башкалар да килә иде. Әтинең дә абруе зур булды. “Әтиегез ни әйтер” дип яшәде әни”.

“Әни һәрвакыт сабыр, тыныч булды. Олыларны, ир-атны хөрмәт итте. Кешедән көнләшмәде, “бу кеше шундый” дип, беркайчан кеше сөйләмәде, бик тәмле пешерә иде. Без йокыдан торганда коймагы, җәймәсе, кыстыбые пешкән булыр иде. Бакчасында яшелчәсе бик уңа иде. Шуңа куанып яшәде. Безгә дә “Тауга карап тау булып булмый, үзеңнән югарыдан үрнәк ал, түбәннән гыйбрәт ал” дип үстерде”, - ди әнисенең тәрбиясе турында кызы Алия. Ул бүгенге көндә гаиләсе белән Түбән Камада яши.
Хәзер инде Бакташка кунакка кайткан оныкчыкларын шулай тәрбияли балалары: эшсез тотмыйлар, олыларга хөрмәт тәрбиялиләр. (“Ашарга кирәк бит, димәк, эшләргә дә кирәк”, ди Сафия). Моның шулай булуы алар торган йорт-җирдән дә күренә.
Разыя әбигә без дә шундый кадер-хөрмәттә сәламәтлек белән тагын күп еллар яшәвен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев