Һәр сугышчының ышанычлы тылы булырга тиеш
Волчья Бистәсеннән СВОда хезмәт итүче Александр 15 декабрьдә чираттагы ялга кайткан
9 сыйныфтан соң ул Яңа Чишмә һөнәр училилищесын тәмамлаган, бер вакыт Мәскәүдә яшәгән, ә соңгы 5-6 елда Яр Чаллы шәһәрендә бизнес - көнкүреш техникасын ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән. Әлеге эш белән биредә - туган районында да шөгыльләнергә җыенган, әмма өлгермәгән, аны СВОга алганнар. Александр 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Ике еллык хәрби хезмәтне ул ГТХМның коткару оешмаларында узган һәм бер ел шунда ук контракт буенча хезмәт иткән.
Казандагы хәрби өйрәнүләрдә егетләр аңа Призрак дигән позывной уйлап тапканнар. Позывное ни өчен шундый булуын ул үзе дә белми. Аның кешеләргә сиздермичә, кинәт кенә килеп чыга һәм югала торган гадәте бар, бәлки позывное да нәкъ менә шуның белән бәйледер. Ә СВОда бу бик тә кирәкле сыйфат.
Александр СВО башланганнан бирле Херсон юнәлешендә хезмәт итә: аларның позицияләре - Днепрның бер ярында булса, ВСУныкы - каршы якта. Безнекеләр оборонада тора. Украина гаскәрләренең һөҗүмнәре тынгылык бирми, көн саен минометлар, артиллерия, дроннар белән аталар.
Александрның вазыйфасы бик тә җаваплы: ул безнең позицияләргә җитәрлек күләмдә сугыш кирәк-яракларын ташый: ала, китерә һәм бүлеп бирә. Шулай булгач, безнең сугышчылар украиналыларга каршы көчле торалар.
Сугыш кирәк-яраклары даими китерелә, йөк машиналары, запасларны тулыландыру өчен, көн саен рейска чыга. Александр машина йөртүче янында утырып, йөкне озата бара. Әлбәттә, ВСУ безнең транспортны аулый, әмма йөк машиналары кабинасында урнаштырылган РЭБ антенналары дроннар белән көрәшә.
Районнан гуманитар ярдәм хәрбиләргә даими китерелә: әфганчы-ветераннар локаль хәрби бәрелешләр ветераннары Советы рәисе Виктор Калмыков җитәкчелегендә СВО зонасына еш баралар. Туклану мәсьәләсендә проблемалар юк: кайбер нәрсәләрне үзләре сатып алсалар, тушенка консервалар, коры паеклар белән Оборона министрлыгы тәэмин итә. Продуктлардан кайнар ашларны үзләре әзерлиләр. Александрның ялы алдыннан районнан тагын гуманитар йөк китерелгән.
Якташыбыз аз сүзле һәм тыйнак кеше, үзе турында да күп сөйләми, әмма бездән окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, коры душ, витаминлы чәй, җылы оекбашлар, азык-төлек һ.б. җибәреп, сугышчыларның хәрби көнкүрешен җиңеләйтергә тырышкан барлык район халкына рәхмәт әйтүне үтенде, чөнки блиндажларда көн күргән хәрбиләргә боларның барысы да бик кирәк. Александр хезмәт иткән җирдә мунча юк һәм алар юыныр өчен суны үзләре җылыталар.
Авылда аны әтисе Дмитрий Александрович (әнисе 2022 елның августында вафат булган), Яр Чаллыда - 12 яшьлек кызы Анна, Түбән Камада – ике абыйсы, Красный Октябрьдә сеңелесе Любовь көтәләр. Барысы да аның белән элемтәдә, Александр өчен борчылып торалар. Кызы әтисен бик сагына: «Әти, кайчан инде бөтенләйгә кайтасың?», дип сорый. Шулай булгач, Александрның тылы ышанычлы, дигән сүз.
- Һәр кешенең үзе өчен борчылып торучы якыннары булырга тиеш, - ди ул.
40 яшьлек Александр «СВО өчен» һәм «Сугышчан батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Ул тагын бер кат газетабыз аша барлык район кешеләренә, волонтерларга гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерүебезне сорый һәм яңачишмәлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлый. Александр үзе Яңа елны хәрби частьтә - сугышчан иптәшләре белән каршы алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев