Кыю иде, бернидән дә курыкмады
СВОда һәлак булган Артемий Бельков «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителүе турында белми кала.
Артемий махсус операциягә 2023 елның 21 ноябрендә контракт буенча китә. Хатыны Регина аның СВОга февральдә үк җыенганын сөйләде. Өстәвенә, ракета-химия гаскәрләрендә кинолог, огнеметчы булып хезмәт итү тәҗрибәсе дә була. Ләкин гаиләсе аны китмәскә күндерә һәм ул «АгроРаздолье» ҖЧҖенә эшче булып урнаша.
Ноябрьдә Артемийны Яңа Чишмә хәрби комиссариатына чакырталар һәм контракт төзергә тәкъдим итәләр. Бу юлы Артемий, хатыны белән ике улын (кечесенә бер яшь кенә була) өйдә калдырырга туры килсә дә, китәргә карар кыла. Аның артыннан абыйсы Александр да контракт төзергә була: «Син баргач, мин дә өйдә утырмаячакмын», - ди.

Таза гәүдәле һәм кыю Артемийны шундук штурм ротасына алалар. Рядовой укчы-сапер батырларча сугыша. 22 апрельдә Авдеевка юнәлешендә коксохимия заводын алган өчен «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителә. Сугыш барышында дүрт тапкыр яралана. Соңгысында башы һәм кулына кыйпылчыклар керә. Өйдә яралану буенча ялда 30 көн була. Казанга госпитальгә кыйпылчыкларны чыгару буенча операция турында белешергә бара. Ләкин отпуск бетә, аны кире частька чакыралар.
- Көн саен элемтәдә тордык. Кич белән «мин полигонда» дип шалтыратты. Мин «димәк, элемтә булачак» дип шатландым. Ул бит әле яраланганнан соң тулысынча рәтләнеп тә бетмәгән иде, - дип сөйли Регина. - Икенче көнне, 6 июньдә, шалтырату юк һәм көне буе «недоступен». Мин борчыла башладым. Кич белән командирга шалтыраттым, ул, 15 кешелек группаның заданиегә киткәнен, ләкин берәү дә кайтмавын әйтте. Кайберләре хәбәрсез югала.
Сугышчыны 2024 елның 25 июнендә Новопоселенная Лебедкада җирлиләр. Ул Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Сентябрьдә туган авылында мемориаль такта ачыла.
- Кыю иде, куркусыз булды, бернәрсәдән дә курыкмады, - дип искә ала Регина. - Ярдәмчел һәм аралашучан иде. Поселокта ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән беркемгә беркайчан каршы килмәде. Мәсәлән, картларга дуңгыз яки кәҗә суярга булсынмы, бакча казыргамы – гел булышып торды. Һәрвакыт риясыз ярдәм итте. Әгәр дә тәнендә унбиш кыйпылчык, башы бәйләнгән килеш заданиегә барган икән, бу нәрсә турындадыр сөйли бит инде.
Аны «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим итүләре турында Артемий белми кала. Бу медальне әниләре Людмила Александровна белән Регинага бирәләр. Моның өчен аларны сентябрьдә Чистай военкоматына чакыралар. Хәзер әниләре өлкән улы Александрның исән кайтуы өчен дога укый, ул штурм ротасында минометчы булып хезмәт итә.
Артемийның дүрт баласы кала: беренче никахыннан 14 һәм 15 яшьлек улы белән кызы, икенче никахыннан 9 һәм 3 яшьлек уллары. Кечкенәләр – Матвей белән Сергей – башлангыч мәктәп-балалар бакчасына йөриләр; берсе мәктәп укучысы, икенчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче.
Артемий СВОда булганда, гаилә Яңа Чишмәдә йорт сатып ала. Регина анда яши һәм Рус Чабаксарына эшкә йөри. Ул 7 ел ФАП фельдшеры булып эшли: әлеге авылның 100 кешесенең, шул исәптән 15 баланың сәламәтлеген күзәтә. Халык аңа күнеккән, белгеч буларак уңай бәяли.
Красный Октябрь авыл җирлеге кечкенә балалары булган тол хатынга даими ярдәм итә. Утын сорагач, авыл җирлеге башкарма комитеты аша утын китерәләр; җирлек башлыгы Владимир Захаровка йорт каршындагы мәйданчыктагы вак ташны тигезләү буенча мөрәҗәгать иткәч, бу мәсьәлә дә хәл ителә. Автомобиль йөртү хокукын алырга район башлыгы Вячеслав Козлов ярдәм итә, машина йөртүгә имтихан тапшыру датасын 6 айдан иртәрәк вакытка күчерәләр. Регина имтиханны уңышлы тапшыра һәм «Лада Гранта» машинасы сатып ала. 8 мартка багышланган чарага Регина да чакырылган иде. Оештырылган бәйрәмнән бик канәгать калды. Анда СВОда катнашучыларның әниләренә һәм хатыннарына бүләкләр тапшырдылар, концерт күрсәттеләр. Регина бернинди проблема да юк, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелмен, ди. Иң мөһиме - эше бар, балалары – аның зур шатлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев