Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Оборонаны «Дукалис» тота

Сугышчы Евгений райвоенкоматтан СВОга 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән

Сроклы хезмәтне ул Түбән Новгородта ЭЭМ гаскәрләрендә үткән. Демобилизациядән соң (2007 елда) Яр Чаллыга күчеп киткән, ә тумышы белән Евгений Рус Чабаксарыннан. СВОга аны Яңа Чишмәдән озатканнар.

«Казан-Экспо»да хәрби өйрәнүләр һәм полигонда хәрби әзерлек үткәннән соң 2022 елның 17 декабрендә аны Угледар янындагы алгы сызыкка җибәргәннәр. Беренче тапкыр сугышка керүе дошман артиллериясе уты астында булган, Яңа Чишмәдән СВОга китүче алты якташы да шунда аның белән бергә сугышканнар. Алар инде ике ел Угледар юнәлешендә бергә сугышалар.

Евгений - кече лейтенант, мотоукчылар бригадасы составына керә торган взвод белән командалык итә. Офицер званиесе аңа күптән түгел Мәскәүдә курсантлар мәктәбендә айлык курсларны узганнан соң бирелгән.  Укырга аны командирлары җибәргән. Сугыш чоры, офицерлар җитешми, ә Евгений фронтта үзенең яхшы оештыру сәләтен күрсәткән. Шушы сыйфатлары өчен ул сроклы хезмәттә булганда үк ефрейтор (отделение командиры вазыйфасын үтәгән), ә Казандагы хәрби өйрәнүләрдә - кече сержант званиесен алган.

 

Сугышчы Евгений райвоенкоматтан СВОга 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән

 -Миңа: «Укып кайт, егетләр сине хөрмәт итәләр, тыңлыйлар, Аннары взвод белән командалык итәрсең», диделәр, - дип сөйли хәрби.  

СВОдан соң кадрлар армиясендә калырга ни-ятлисеңме, дигән сорауга Евгений, әгәр килеп чыкса, Яр Чаллыдагы кадет мәктәбендә укытыр идем, дип әйтте.

Сүз уңаеннан, позывнойны Евгений «Улицы разбитых фонарей» дигән популяр сериалдагы геройның исеме буенча сайлаган. «Казан-Экспо»да Яр Чаллыдагы бер дусты (аны да мобилизацияләгәннәр), Евгенийга сирәк очрый торган патша кокардасы белән фуражка бүләк иткән.

- Егетләр шунда ук миңа: «Карагыз, кара, Шматко килә», - дип шаярттылар («Солдаты» сериалындагы офицер - автор искәрмәсе), - дип елмаеп сөйли Евгений.  - Һәм миннән позывной уйлап табуны сорагач, мин башка популяр сериалдан яңгыравыклы Дукалис фамилиясен алырга дигән карарга килдем.

 «Казан-Экспо»да очраткан  мобилизацияләнгән дусты белән алар әле дә бергә. Ул вакыттагы очраклы очрашу аларны бик тә сөендергән.

- Дустым белән сугышта да бергә булу - минем өчен бәхет, - ди Евгений.  Иң якын дустым, үзенә повестка килгәч, качып тормаган, ә: «Кирәк булгач, кирәк инде», дигән. Әти-әниләренә улыгыз куркак һәм качкын дип әйтмәсеннәр өчен дә СВОга киткән».

Евгений взводының бурычы - штурмовиклар яулап алган территориядә ныклап урнашу. Андагы хәрбиләр төркемләп (ПТУРщиклар, пулеметчылар) бер атнага күзәтү пунктларына китәләр. Лазутчиклар, дошман позицияләрендә атыш, яки башка нәрсәләр бармы - юкмы икәнлеген күзәтәләр, кизү торалар. Алар «сары» һәм «кызыл» зоналар арасында урнашалар, аннары «яшел» зонага кайталар, дип аңлатты командир.

- Егетләр бара торган җирдә, сак постының блиндажлары урнашкан. Контактлы дроннар бармы-юкмы икәнлеген алар аеруча да күзәтә. Без штурмовиклар булмасак та, ә «кошчыклар» барыбер очкалый. Һәр взводның үз нокталары, берәр нәрсә күрсәләр (кайбер җирдә атыш яки «кошчыклар» оча башлый) алар миңа, ә мин югары җитәкчелеккә хәбәр итәм. Ләкин, гадәттә, тыныч була.  Үзләре белән алар бер атнага исәпләнгән ризыклар тутырылган рюкзак алалар. Кизү торганда мин алар белән һәрвакыт элемтәдә. Мөмкинлек булганда шалтыратышабыз. Бер атна кизү торганнан соң -  7 көн ял итәләр. 

Евгений сөйләвенчә, сак постлары сугыш барган линиядән бераз ераграк, ләкин кайчакларда снарядлар взвод урнашкан урынга да очып килә (дроннардан һәм артиллериядән). Контактлы сугышлар булмаса да, бу һөҗүм итү омтылышларының безнең пехотаны бер тапкыр да яулап алынган урыннан кузгатканы булмаган.

- Дошман бездән өч километр ераклыкта. Оборона тотабыз, территорияне саклыйбыз, берәр хәл була калса, артиллерия ярдәм итә. Акрынлап кына алга күчәбез.  Әле күптән түгел генә территорияне штурмовиклар тарафыннан яулап алынган дошман блиндажлары ярдәмендә контрольдә тоттык.  

Хәрби үз взводының төп дислокация урыны яхшы җиһазландырылган, дип сөйләде:

 - Блиндажлардан тыш, җир астында урнашкан мунча һәм ашханәбез дә бар. Элек анда безнең башка частьләребез урнашкан иде, алар икенче якка күчтеләр. Егетләр бер урында торганда үзләре төзегән корылмаларны безгә тапшырып калдырдылар. Кайнар ризыкларны тәэмин итү взводы китерә, кайчагында үзебез дә әзерлибез, җитәкчелек рөхсәте белән кибеткә дә барып кайта алабыз.

Аларга гуманитар ярдәмне китерәләр, әмма Евгений сорарга күнекмәгәнлеген һәм, әгәр нәрсә дә булса кирәк булса, алар үзләре сатып алалар, диде. Мәсәлән, транспорт - хәрәкәт итү өчен мотоцикл, машина. Запас частьләргә килгәндә, аларга башта заказ бирәләр, ә аннары барып алалар. Кайвакыт, хәтта Мариупольгә дә барырга кирәк була, ә бу якын юл түгел. Кайчакта җирле халык та нәрсәдер китерә. Хәрби кием һәм кирәк-яраклар белән (оекбашларга кадәр) Оборона министрлыгы тулысынча тәэмин итә.

Евгенийның  ялга дүртенче тапкыр кайтуы. Яңа Чишмәдә быел февраль аенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертта булган. Укучылар белән очрашкан, СВОда хезмәт итүе турында сөйләгән.

Түбән Камада аның әнисе, сеңелесе Екатерина, Петропавел Бистәсендә өлкән апасы Вера, Яңа Чишмәдә абыйсы Николай яшиләр. Аның туганнары байтак - абый-апалары, икетуганнары, әбисе, бабасы һәм әлбәттә, үз гаиләсе - хатыны Миләүшә һәм кызы - алтынчы сыйныф укучысы Милена. Барысы да аның өчен борчыла, туганнары Евгений белән һәрвакыт элемтәдә.

Сугышчы Евгений райвоенкоматтан СВОга 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән

Сугышчының дүрт хәрби бүләге бар: Жуков медале - сугышчан бурычларны үтәгәне өчен (аны ул отпуск алдыннан алган), «СВО өчен», 2 дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «РФ оборонасын ныгыткан өчен» медальләре.  17 көн ялда булганнан соң, 26 октябрьдә Евгений үз частенә киткән.

Сугышчы Евгений райвоенкоматтан СВОга 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән

Сугышчы Евгений райвоенкоматтан СВОга 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев