Рота командиры: «Штурмны без тулысынча үз өстебезгә алабыз»
Красный Октябрь поселогыннан контрактчы Ренатның гаиләсендә дүрт ир-ат СВОда хезмәт итә
Ренатның энесе Алексей, бертуганының улы Виктор, икетуган энесе һәм икетуган апасының ире дә СВОда. Ренат та 2023 елның сентябрендә анда киткән. Үз карары турында туганнарына киткәч кенә хәбәр иткән. Әнисенә һәм сеңелләренә дә китәргә берничә көн калгач кына әйткән. Сүз уңаеннан, Ренат сроклы хезмәтне үтмәгән. Аңа 18 яшь булганда, ул өйләнгән һәм гаиләдә бер-бер артлы ике бала - улы һәм кызы туган. Балаларга хәзер 15 һәм 13 яшь, хатыны белән ул күптән аерылышкан, әмма балалар белән элемтәне өзми.
Шушы елларда, Яңа Чишмәдәге 118 нче һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, Ренат Красный Октябрь поселогының «Агро-Раздолье» ҖЧҖдә тракторчы булып эшләгән.
Махсус хәрби операциягә киткәч, Луганск өлкәсендә полигонда корал белән эш итү буенча бер айлык өйрәнүләр узган. ПТУРны ул ике атна эчендә үзләштергән, пулемет, гранатомет, автоматны да шулай ук тиз өйрәнгән.
Ул Авдеевка янындагы Үзәк юнәлештә штурм бригадасына эләккән. Аралашу барышында Ренатның көчле, батыр характеры, үз-үзенә ышанычы сизелә. Армиядә хезмәт итмәгән килеш, ул сугышчан хәрәкәтләрдә катнашудан курыкмаган. Ә бу ир-ат турында күп нәрсәне сөйли. Комбат та аның шушы сыйфатларын күргән һәм оештыру сәләте барлыгын да сизгән. «Курыкмыйча кешеләрне һәм заданиеләр үтәүне ышанып тапшырырга була», - дип, башта ПТУРчылар отделениесенең, ә озакламый штурм ротасы командиры итеп (110 кеше) билгеләгән. Рядовой сугышчыга шулкадәр кеше белән командалык итүне ышанып тапшырганнар бит, ә бу аның яхшы хезмәткәр булуын аңлата.
Ренат әйткәнчә, штурм батальоны турыдан-туры дошман белән сугыша. Әйтик, әгәр дә аларга посадканы «алырга» кушалар икән, рота командиры сугышчыларны дөрес урнаштырырга, ситуацияне даими контрольдә тотарга, хәлнең үзгәрүенә тиз арада җавап бирергә тиеш.
-Минем ротада автоматчылар, ПТУРщиклар, пулеметчылар бар. ПТУР установкасын алып барыр өчен аерым кешеләр каралган, кемдер ракеталар, кемдер пулемет өчен җаваплы. Һәркемнең үз бурычы, минеке исә һәр төркем сугышчылар өчен уңайлы позиция сайлау, анда урнашу, яхшы яшеренүдән гыйбарәт. Штурм вакытында хәрәкәт итүдән туктамыйбыз, кирәк булганда урында «тарала» да алабыз.
Сугышта Ренат үзе автоматтан ата. Штурмовиклар яшеренеп, дошманнарның блиндажларыннан аталар, чөнки ут астында үз блиндажларын булдыру мөмкин түгел.
- Гадәттә заданиедә 15әр көн булабыз. Территорияне яулагач, пехотаның килүен көтәбез. Аларга яулаган «нокталарны» тапшырганнан соң бригадабызның төп дислокация урынына кайтабыз - ял итәбез. Ул сугыш барган сызыктан йөз километр ераклыкта урнашкан. Безнең анда блиндажларыбыз, мунча, ашханәбез бар. Әмма ризыклар, су, боекомплектлар артыннан Авдеевка базасына барабыз. Бу бездә «нулевой уровень» дип атала.
Ренат штурм бер тәүлек һәм, хәтта күбрәк - өзлексез дәвам итәргә мөмкин, дип сөйләде. Бу очракта ашау-эчү турында сүз дә юк. Бары тик куелган бурычны үтәгәннән соң гына ял итәргә, тамак ялгарга мөмкин. Пехота килгәнен көткәндә, сухпаеклар белән тукланалар. Һәм шуны әйтергә кирәк, дошман безнең штурмовикларны яуланган позицияләрдән кире бәреп төшергәне юк иде әле, гәрчә егетләргә каршы дроннар, танклар, американнарның «Брэдли» БМПлары көрәшсә дә.
-Штурмны без тулысынча үз өстебезгә алабыз: бездә пулеметлар да, ПТУРлар да бар, алар белән танк броняларын яндырабыз. Украиналылар кача, кемдер әсирлеккә бирелә, - дип сөйли хәрби.
Сугышта куркыныч буламы, дигән сорауга ул: «Барысына да күнегәсең», дип кенә җавап бирде.
Рядовой буларак, рота белән ярты елга якын командалык иткән. Бурычны башкара алган. Батальонга лейтенант килгәч, Ренат аңа комрота вәкаләтләрен тапшырган һәм июльдән эвакуация группасын җитәкләгән - ул яралыларны, азык-төлекне, сугышчыларны ташу белән шөгыльләнә. Төркемдә 23 кеше, берничә машина. Машина йөртүче булмаса, Ренат үзе руль артына утырган.
Аларның штурм ротасында иң баштан ук аның белән бергә булган Татарстан егетләреннән ул үзе генә калган. Шуңа күрә аның трактор маркасы буенча сайлаган «ДэТэ» позывное сугышчыларның җиңел кулы белән «Дорогой Татарин»га әверелгән.
Ренатка лейтенантлыкка ике атналык курслар узарга тәкъдим итәләр, ләкин ул СВОдан соң үзенең эшче һөнәренә кайтачагын әйтеп, бу тәкъдимне кире каккан.
- Мин 14 яшемнән техника белән шөгыльләндем, әтием тракторчы иде, кечкенәдән тракторны яратам, - ди.
Аларның элемтә белән хәлләр яхшы, Донецкида да, Луганскида да вышкалар. Алгы сызыкта исә элемтә өчен «Starlink» кулланыла - аның ярдәмендә автоном интернет булдырыла. Ул генераторлар ярдәмендә эшли һәм пехота белән элемтәгә керергә ярдәм итә. Алгы сызыкта элемтә бик кирәк. Чөнки бер рота белән генә түгел, ә батальон белән штурмлыйлар.
Сугышчы тәэмин ителеш тә, туклану да яхшы, диде. Шулай булгач, Ренат туганнарына адреслы посылкаларга заказ бирмәгән. Районнан гуманитар ярдәмне бер тапкыр алып килгәннәр һәм тагын берсен күптән түгел генә һәлак булган Денис Песоцкийның әтисе Андрей китергән. Аның улы шул ук батальонда, ләкин икенче ротада хезмәт иткән.
27 нче дивизиянең төп частьлары Оренбург өлкәсендә урнашкан (Ренатның подразделениесе дә шуңа керә). Ялга кайткач, анда инде ике тапкыр барган. Ай ярым госпитальләрдән соң аны 20 көнгә өенә кайтарып җибәрәләр. 1 сентябрьдә СВОда ул җитди яралана. Сеңере өзелгән, тез буыны зарарланган, буынны протезлау буенча операция таләп ителә. Хәзер Ренат аның датасын билгеләүне көтә. Операцияне Казанда ясаячаклар.
Буынны металлга алыштырганнан соң, Ренатны комиссовать итәргә тиешләр.
-Мин ай ярым култык таягы, аннары таяк белән йөрдем. СВОдагылар мине көтмиләр инде. Минем комбат, майор: «Әйдә, бар, кайт, дәвалан. Бу хәлдә син монда берни дә эшли алмыйсың», - диде. Ул мине яхшы белә, кызгана. Безнең бит сугышчылар арасында мөнәсәбәтләр яхшы, барысы да бертуганнар кебек.
Ренат хәзер бик нык аксый, ләкин өйдә утыру аның холкына туры килми. Медицина тикшеренүенә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренә бара, анда дуслары янында да була.
Ренатның бүләкләре бар, ләкин әлегә аңа һәм ротаның башка сугышчыларына аларны бирмәгәннәр.
«Батырлык өчен», «СВО өчен», - дип санап китте ул. - Яраланган өчен бер медаль бар, аннары тагын ниндидер медаль, мин аларның күпме булуын төгәл генә хәтерләмим дә», - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев