Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

«Сагынабыз һәм сине бик көтәбез!»

СВОда катнашучы Алексей үз гаиләсен мобилизация вакытында корган дисәң дә була, аның ике улы да үзе махсус хәрби операциядә булганда туган

Олысына хәзер ике яшь, ә кечесенә нибары ике ай гына.

Алар Әлмәт районында танышалар, Алексейга 26, ә Юлиягә 17 яшь була. Дусты Алексейга авылларның берсендә төзелеш кибетендә эш тәкъдим итә, ә Юлия анда эшли торган була. Алексей башта аңа 17 яшь кенә булуына ышанмаган: «Бу дөрес түгел, сиңа 24 яшьтер!», - ди.

Алар бер елдан соң - 2021 елда очраша башлыйлар. Алексей Яңа Чишмә районында әнисе янында яши, күрше районга эшкә йөри.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Алексей һәм аның дусты хәрби комиссариатка үзләре бара, янәсе аларны алырлармы, юкмы. Хәрби комиссариатта исә аларга шунда ук повестка тапшыралар: «Үзегез килгән өчен рәхмәт. Сезгә җыенырга өч көн вакыт», - диләр.  Хәрби комиссариатта исемлекләр әзерләнгән, икесенең дә фамилиясе анда язылган була.

- Лешаны 25 октябрьдә алып киттеләр, - ди Юлия. - Казандагы хәрби җыеннардан ул миңа шалтыратып: «Мин киткәнче, безгә өйләнешергә кирәк», - диде. Мин ризалык бирдем. Чынлыкта, бездә барысы да шуңа бара иде инде. Без бит мобилизация башланачагын белми идек, бу безнең ниятебезне тизләтте генә.

Алар Казанда 29 октябрьдә язылышалар. Юлия туган авылына Алексейның законлы хатыны булып китә. Никахны теркәү карары барлык туганнары өчен көтелмәгән хәл була, ләкин алар бу карарны уңай  кабул итәләр.

2023 елның мартында Юлиянең беренче баласы туа. «Сабый туганда үземә охшаган иде, - ди, ә хәзер нәкъ әтисе кебек». Улының тууы турында иренә телефон аша хәбәр итә, аны видеоэлемтә аша күрсәтә. Алексей үзенең дәвамчысы булачагына шатланып  (чөнки ул үзе фронтта, анда теләсә нинди хәл булырга мөмкин), күкнең җиденче катында була. Әмма яраланудан Ходай аны һәрчак саклый. Ике ел ярым эчендә ул кыска вакытлы ялга биш тапкыр кайта. Шушы ике атна саен гаилә тулы составта Алексейның туган авылында яши, ире киткәч Юлия әтисе һәм әнисе янына үз авылына китә. Әти-әнисе аңа балаларын үстерергә, сабыйны карарга булыша. Каенанасы турында да Юлия уңай фикердә. Яшь гаилә көн саен диярлек аралашып, сөйләшеп тора,  видео аша да күрешәләр, шулай ук язышалар да. Быел Юлияне Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова җитәкчелегендәге делегация каршы алган. Аңа чәчәкләр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский имзалаган 30 мең сумлык сертификат тапшырылган.

Бала тудыру йортында Юлия (палатага күчерелгәннән соң) беренче эш итеп Алексейга шалтырата, яңа туган сабыйны күрсәтә. «Сиңа охшаган!», - ди ике тапкыр әти булган хәрби.

Ул әле улын күрмәгән, кулында тотмаган, чөнки аңа әлегә чираттагы ялны бирмиләр. Ләкин Алексей тиздән аңа гаиләсе янына кайтырга  рөхсәт бирелер, дип өметләнә. Бишенче ялына ул мартта кайткан була. Юлиянең тормышы хәзер кечкенә балаларын тәрбияләү - карау белән уза. Өлкәнен күптән түгел генә балалар бакчасына биргәннәр, чөнки бабай һәм әби әле пенсиядә түгел. - Бакчада арый, аны алып кайтуга, шунда ук йоклап китә. Бу вакытта кечесе уяна һәм мин күпчелек вакытта аның янында.  Авырап киткән чаклары да була, балалар бит, ди.

Аның сүзләре буенча, ул үзе - бик сентименталь кеше. Ул барысын да күңеленә бик якын ала, ә иренең хәрби хезмәттә булуы күңелләрне тагы да нечкәртә,  күз яшьләрсез булмый, дигәндәй, гәрчә ул үзен кулда тотарга тырышса да.

Ирең сугышта, бала туу, аларны кайгырту, тәрбияләү - бу үзе батырлык бит. район мәдәният йортында Гаилә һәм тугрылык көнен бәйрәм итү көнендә, ул ике баласы белән килгән иде, СВОда катнашучыларның биографияләрен сөйлә-гәнне тыңлап, ул да күз яшьләрен тыя алмады.

- Әни миңа, син нигә елыйсың, сәбәп юк бит, ди, ә мин елыйм, аңлата да алмыйм, - ди Юлия. - Минем өчен сугыш - ул күз яшьләре.

Иренең биографиясе башкаларныкы кебек, гадәти. Туган авылында мәктәпне тәмамлый, Яңа Чишмәге 118 нче Һөнәр училищесында машина йөртүчегә укый, Амур өлкәсендә инженер-сапер гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була. Өенә кайта, аннары дусты белән килешү буенча Төньякка бораулау вышкаларын куярга эшкә китә. Берничә елдан соң кире кайта, Юлияне очрата, аннары мобилизация, СВО. Хәзер Алексей кече сержант званиесендә матди-техник тәэмин итү взводының автомобиль бүлеге белән җитәкчелек итә. Кызганычка каршы, беренче елда махсус операциядә аңа хәрби комиссариатка бергә килгән дустын югалтырга туры килә. Иң яхшы дусларны югалту никадәр авыр булса да, Ватанны яклап хәрби бурычны үтәргә кирәк. Алексей моны дәвам итә. Батырлык һәм каһарманлык өчен ул 2 дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «СВО өчен» медальләре белән бүләкләнә.

- Леша техниканы бик ярата, - дип сөйләвен дәвам итә Юлия. - Аның үзенең җиңел машинасы бар һәм ул иртәдән кичкә кадәр анда нәрсәдер сүтә, җыя, кыскасы, гел шуның янында кайнаша.  Ул оста куллы кеше, барысын да эшли белә. Мартта утын ярды, СВОда катнашучы гаиләсе буларак бер машина утын китергән иделәр, диде.

Яшь әни район һәм авыл җирлеге хаки-миятенең аларга ярдәм итүен әйтте. Акчалата ярдәм килгән, бүләкләр, балалар коляскасы аларга беренче баласы өчен 2023 елның 1 июнендә бирелгән, ә бер елдан велосипед тапшырганнар.

- Надежда Ивановна (район башлыгы урынбасары - О.И.) киңәшләр белән ярдәм итә, һәрвакыт нинди матди ярдәм кирәклеген сорый. Республикадан беренче балага сертификат бирелде, өлкән бала бакчага бушлай йөри. Мәктәптә туклану, Балалар-яшүсмерләр мәктәпләрендәге түгәрәкләр, спорт секцияләре буенча ташламалар барлыгын да беләм. Барлык сораулар буенча авыл җирлеге башкарма комитеты белән даими элемтәдә торам, ди Юлия.

Алексей хатынына үзенең хезмәте турында күп сөйләми икән.

- Мине саклый, борчыла, елый башлаячагымны белә. Сиңа борчылырга ярамый, сиңа баланы имезергә кирәк, ди ул. Безнең балалар үсә. Өлкәне рәсем ясарга ярата. Без аны шаяртып Пикассо дип атыйбыз. Өй янында, саф һавада уйнарга ярата. Кечкенәбезне үзебез белән коляскада йөртәбез, кулда күтәреп йөргәнне яратмый. Ике терәгебез, ике саклаучыбыз үсә. Лешага: «Менә сиңа йортта ике ярдәмче, дим. Тизрәк кайт, алардан чын ир-атлар тәрбиялик. Сине сагынабыз һәм тизрәк өйгә кайтуыңны көтәбез!».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев