Сары тузганаклар
Зиратларда кабер өсләрендә җилфердәгән Россия һәм Татарстан әләмнәре көннән-көн арта.
Әйтерсең, кемдер тузганак чәчәгенә өргән дә, аның орлыклары җил арбасына утырып, Рәсәйнең төрле төбәкләре буенча чәчелеп баралар. Әмма сүз бер чәчәк турында гына бармый, чәчәк бәйләме... Тузганак кыры! Республикабыз территориясендә дә махсус хәрби операциядә һәлак булучылар рухына меңләгән әләмнәр җилферди. Орлыклар, җир куенына күмелеп, яңа тормыш башласа, Ватан өчен гомерләрен биргән баһадирларыбыз, бар хыялларын, тормышка омтылышларын җуеп, җир әсирлегенә эләгә. Әләмнәрнең һәр селтәнүе – аларның рухы, җиңүгә омтылышы, соңгы уйларының, өметләренең чагылышы да ул.
Тыныч тормыш бәясе турында уйланырга мәҗбүр иткән МХО символы Яңа Чишмә районы Шахмай авылы зиратында да бар. Батыр йөрәкле улларын җирләгән көн, авылдашлары күңелендә тирән җәрәхәтләр калдырып, иң сагышлы вакыйга булып уелып калды. 2024 елның 2нче октябре иде ул. Авыл хатыннары «Бигрәк киң күңелле иде бит», «Караңгы гүрләре якты булсын, Илаһым», «Аның кебек сабыр ирләр башка юк та», «Эх, Фәнүс, Фәнүсебез...» ише сүзләр катыш күз яшьләре түккәндә Шакиров Фәнүс Фәиз улы каберенә куелды ул әләмнәр... Кара җирне төсле тастымаллар яктыртса да, зират өсте сагышлы иде.
Рәфкать Шаһиев сүзләренә язылган «Мин кайтырмын диеп киткән идем...» җырына Фәнүс абый кебек солдатларның күңел зарлары салынган. Рядовой Шакиров, сугыш афәтләрен, андагы мәхшәрне күреп, хәрби операциядән бик азларның гына исән кайтачагын белсә дә, «кайтырмын!» дип китте. Башкача мөмкин дә түгел иде төсле. Чөнки өйдә «улым, бәгырь кисәгем» дип өзелеп торучы ана, инде ике елга якын мәңгелек очрашуны зарыгып көтүче хәләл җефете, үзе кебек үк зәңгәр күзле, саргылт чәчле кызы көтә, көтә иде... И-и әләмле кабер! Күпме ана күз яше йоттың да, күпме моң-зарын, сагышын тыңладың?!
Ике ел элек Фәнүс абый белән мәктәптә узган очрашу мизгелләре хәтеремдә яңара. «...Шакиров Фәнүс 1991 елның 18нче декабрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 1998-2009 елларда шушы мәктәптә белем ала, уку дәверендә үзен тырыш, акыллы, максатчан егет итеп күрсәтә. Әнисе Гөлия апагыз, аны беләсез инде, ул безнең мәктәптә эшли...». Без укыган мәктәптә ул да кайчандыр укыган, ул да шушы парта артында утырган... «...2009-2010 елларда Яңа Чишмә һөнәри училищесында белем ала, аннары Чабаксар шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә...». Укучыларның берсе «абый, сезнең «позывной» бармы?» дигәч, Фәнүс абыйның: «Позывной бар инде ул, минеке үзгәрмәде дә, «Фоня» мин, мәктәптә укыганда да егетләр шулай эндәшәләр иде,» - дип җавап бирүе күңелдә ныклап уелып калган.
Фәнүс Фәиз улы 2022 елның 25нче октябрендә мобилизацияләнә. РФ Хәрби көчләре Көнчыгыш хәрби округының 29 нчы гомумгаскәр армиясенең 430нчы мотоукчы батальонының мотоукчы взводында укчы вазифасын башкара. Һәрвакыт елмаеп йөреп, һәр туган көнгә шатланып яшәүче Фәнүсне сугыш һәлакәтләре кыска вакыт аралыгында үзгәртеп куя... Кичәге Фәнүс бүген инде рядовой Шакиров. Күзләрендә – бары үзе белгән, кат-кат кара пәрдә артына яшерелгән тормыш сынаулары, сугыш афәтләре. 2024 елның 24нче сентябрендә Шакиров Фәнүс Фәиз улының тормыш китабына нокта куела, гаиләсенә «кара кәгазь» килеп төшә... Әнисе күңелендә мәңгелек яра калдырган, хатынны тол, баланы ятим иткән мина кисәген ләгънәт орсын! Һәркайсының ишегенә кайгы шакыган мина кисәген ләгънәт орсын..!
Кабер өсләрендә җилфердәгән әләмнәр канлы көрәштә һәлак булганнарны онытырга мөмкинлек бирмәсен иде. Тыныч йоклагыз, шытып чыга алмаган «тузганак орлыклары»... Лә илләһә иллаллаһу...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев