Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Сугышчы «Шайтан»: «Без дисциплина өчен җавап бирәбез»

Акбүредән хәрби егет Илнар инде ике елга якын диярлек СВО зонасында

Ул 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән һәм шул ук елның декабрь башында Казан янындагы хәрби әзерлекләрдән соң махсус хәрби операция зонасында сугышчан хезмәтен башкара.

Без Илнар белән аның чираттагы кыска вакытлы ялында очраштык (сүз уңаеннан, ул инде дүртенче тапкыр ялда) һәм хәрби хезмәт, андагы көнкүреш, солдат тормышы турында сөйләштек.
- Илнар, ничек хезмәт итәсең? «Шайтан» позывное каян килеп чыкты?

- Мин 2022 елның декабреннән бирле СВО зонасында. Мине гранатометчы итеп билгеләделәр, минем «Шайтан» позывное да шуннан (солдатлар телендә гранатометны «Шайтан - труба» дип атыйлар -  автор искәрмәсе). Бер ел хезмәт иткәннән соң мине хәрби полиция взводына күчерделәр, хәзер дә шунда хезмәт итәм.

- Хәрби полиция бурычларына нәрсәләр керә?

- Безнең взвод полкта хәрби дисциплина һәм тәртип саклауны тәэмин итә. Постларда сменалап кизү торабыз, автомобильләрне, хәрби хезмәткәрләрне, шулай ук гражданнарны тикшерәбез. Бәхеткә, полициядә бер ел хезмәт итү дәверендә әллә ни зур вакыйгалар булмады.

 -Ә сиңа медаль ни өчен бирелде?

-«Сугышчан батырлык өчен» медале белән гранатометчы булып хезмәт иткәндә, СВО барышында сугышчан казанышлар өчен бүләкләндем.

- Янәшәңдә якташлар бармы, Илнар?

- Әйе, безнең районнан берничә егет. Болар - район үзәгеннән Сергей (позывное «Ара»), капитан Дмитрий һәм Екатерина Бистәсеннән тагын 2-3 егет, алар белән еш булмаса да күрешәбез. Элек, мине хәрби полициягә күчергәнче, Сергей белән бер блиндажда яшәдек.

 -Солдат көнкүреше ничегрәк?

- Нормаль, дип әйтергә мөмкин. Дислокация урыннарындагы буш йортларда яшибез, ризыкларны үзебез әзерлибез, су, әлбәттә, читтән китерелгән яки сатып алынган. ГЭС шартлагач, Днепрдан су китте, суүткәргеч эшләми. Электр энергиясеннән өзгән чаклар да була, ул вакытта генераторларны кабызабыз. Азык-төлек белән тәэмин итәләр, кайбер нәрсәләрне үзебез дә (төрләндерер өчен) сатып алабыз, ә ризык әзерләргә бездә газ баллоннары бар.

 Сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә, шулай ук акчалата түләүләр буенча да проблемалар юк.

 -Гуманитар ярдәм сезгә барып җитәме?

- Әйе, даими рәвештә Татарстаннан егетләр килә, шул исәптән безнең Яңа Чишмә егетләре дә. Без волонтерларга, шул исәптән Илгизәр Насыйбуллинга, ярдәм күрсәткәннәре өчен бик тә рәхмәтле. Мин газета аша автослесарь Илназ Сабирҗановка да рәхмәт белдерәсем килә, ул мин ялга кайткан саен  машинама техник карау үткәрә (Илнар хәрби хезмәттә үз автомобилен куллана - автор искәрмәсе). Без аеруча әти-әниләрдән килгән посылкаларга, балалар хатларына сөенәбез. Волонтерлар аша без беренче чиратта кирәк нәрсәләргә заказ бирәбез һәм шуларның барысын да безгә киләсе сәфәрдә алып киләләр. Безгә ярдәм итүчеләргә тагын бер кат зур рәхмәтемне җиткерәм.

- Дошман еш борчыймы?

- Еш. Минометтан аталар, кассета снарядлары һәм дроннар да көн саен оча, дип әйтергә мөмкин. «Кошчыкларны» (дроннарны) байтак бәреп төшерәбез, ләкин алар да зыян китерә. Күптән түгел генә минем ике хезмәттәшем дрон төшеп яраланганнар иде, бәхеткә, дәваланганнан соң инде алар сафка бастылар.

Хәзер без зур группа белән бер урында җыелырга ярамаганлыгын яхшы беләбез, дошман моны белеп алса, һөҗүм итәчәк. Шулай ук өйләрдә бөтен взвод белән түгел, ә 2-3 кеше генә кунабыз. Үзебезнең дислокация урынын ешрак алыштырырга тырышабыз.

- Илнар, син СВО зонасында өлешчә мобилизация буенча бит. Хезмәт итүне яңа статуста дәвам итү өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзү теләгең юкмы?

-Мин моны эшләдем инде. Сентябрь башында бер елга контракт төзедем һәм частька килгәннән соң барлык документларны да рәсмиләштердем.

- Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт, Илнар. Без барыбыз да якташларыбызның исән-сау һәм Җиңү белән кайтуларын көтәбез!

Укучыларыбызга искәртәбез, 2024 елның 2 сентябреннән Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. Түләүләрнең артуы республикадагы түләүләр күләменең артуы белән бәйле. Тулырак мәгълүматны 8(800) 222-59-00 яки 8(84348)2-31-01 телефоннары буенча белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев