«Техниканың алгы сызыкка вакытында кайтуы мөһим»
Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсе авылыннан Александр Макаров махсус операция башланганның беренче көннәреннән үк хәрби сызыкта.
Анда үзенең хәрби часте составында киткән, ул контракт буенча 2015 елның 3 декабреннән хезмәт итә. «Срочка»ны Ленинград өлкәсендәге коры җир гаскәрләрендә узган һәм шунда ук хезмәтен дәвам иткән. Хәзер Александрга 28 яшь, шуның 9ы армия хезмәтендә, шул исәптән 3 ел – СВОда.
Мәктәпнең 9 нчы сыйныфыннан соң Александр агротехника көллиятендә киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен ала, ә армиягә алыныр алдыннан Чистай ДОСААФында механик-машина йөртүчегә укый.
Махсус операциядә Харьков юнәлешендә хезмәт итә. Беренче ел ярымын сугыш хәрәкәтләрендә МТЛБ-В вездеходының механик-йөртүчесе буларак катнаша. Бу техника теләсә нинди су киртәләрен җиңел үтеп, коры җирдән дә, судан да уза ала.
Соңгы ел ярымда Александр хәрби автомобиль техникасын ремонтлау базасында хезмәт итә. Моннан алты ай элек прапорщик исемен алган, хәзер аның карамагында 25 кешелек взвод. Базага шундый өч формированиедән торган рота хезмәт күрсәтә.
-Сафтан чыккан яки җимерелгән, әмма торгызылырга мөмкин булган «Урал», «КАМАЗ», МТЛБ-В һәм башка техниканы ремонтлыйбыз. Җир астында - блиндажларда яшибез, чөнки ремонт базасы - яшерен объект, - ди хәрби.
Александр техниканы тиешле срокка төзәтеп бетерү өчен күп тир түгеп эшләүләре турында сөйләде.
- Көндез дә, төнлә дә эшлибез. Һәр нәрсәнең вакыты буенча үз чикләүләре бар. Кайчан аңа бер көн китә, кайчан ике, әмма биш тәүлектән артык түгел. Бик катлаулы очрак булса да, озак тотарга ярамый. Барысына да өлгерәбез, запас частьләр белән проблемалар юк.
Тягачлар, тралларда техниканы күп китерәләр – бу күренеш конвейер кебек, киткәндә инде машиналар үз тәгәрмәчләрендә китә.
Хәрби хәбәр иткәнчә, техниканы вакытында сафка кайтару – кирәкле хезмәт һәм аңа шуңа күрә лаеклы түләнә.
Декабрьдә Александр карамагына яңа гына контракт төзегән биш яңачишмәле килгән. 30 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге егетләр. Эшкә керешкәнче, яңа килүчеләр бер яки ике ай махсус хәрби частьларда өйрәтелә. Эш вакытында укырга мөмкинлек юк: техниканы төзәтү сроклары бар.
Александр үзе автомобильләрне җыю-сүтүдә - югары класслы белгеч, взвод командиры башкача була алмый. Өстәвенә, аңа ышанып тапшырылган техника өчен, кул астындагылар өчен, гомумән процесс өчен дә җаваплылык аның өстендә.
База стратегик мөһим объект буларак ПВО сагы астында тора. Система кичекмәстән базаның урнашу урынын исәпләү омтылышларын да туктата.
- Шартлау һәм сиреналар тавышын әледән-әле ишетәбез – бу безнең ПВО пилотсыз очкычларны бәреп төшерә, - дип сөйли Александр.
Гуманитар ярдәм даими рәвештә килеп тора.
- Өч атна элек районнан килде. Адреслы посылкаларны күптән түгел килгшн ике егет өчен тапшырдылар. Туклану белән барысы да яхшы. Базада ашханә бар. Теләсәк, кайвакыт үзебез дә әзерлибез. «КАМАЗ» базасында юыну өчен күчмә мунча булдырылган. Рота егетләре Россиянең төрле өлкәләреннән. Тату яшибез, барыбызның да рухы патриотик, - дип хәбәр итте хәрби.
Әти-әниләре Валентин Иванович һәм Татьяна Дмитриевна, үз гаиләләре, абыйлары һәм апалары белән элемтә даими. Ялга Александр һәр өч ай саен 15 көнгә кайта, тагын өстәмә 15 көн бар – ветераннар өчен. Авылда әтисе белән әнисе янына, Санкт-Петербургта хатыны Юлианна һәм балалары Дмитрий белән Сергей янына кайта. Сабыйларга нибары 6 һәм 4 яшь кенә булса да, алар әтиләренең сугышчы һәм Ватанны саклаучы икәнен беләләр. Туганнары барысы да Александрны җиңү белән көтә.
- Җиңү безнең кулда булачак, - дип ышана сугышчы.
Александр хәрби булуына аз гына да үкенми. Ватанны саклаучы юлын сайлавына бик шат һәм горур. Аның үз профессиясен яратканы сизелә, әңгәмәдә «Әйе!» урынына «Так точно!» дип сөйләшә. СВОдан соң Александр Санкт-Петербургта хезмәтен дәвам итәчәк, күптән түгел ул Ленинград өлкәсеннән шәһәрнең үзендәге хәрби частька күчкән.
9 ел хезмәт дәверендә ул алты медаль белән бүләкләнгәе, шуларның икесе махсус операциядә катнашканы өчен: «СВОда катнашучыга», «Автомобиль техникасын үрнәк эксплуатацияләгән өчен» (2022 елның 6 сентябре).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев