Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Взвод командиры Корбан: «Безнең бурыч – дошманның алга китүенә юл куймау»

Аларның мотоукчылар взводы фронтның беренче сызыгында урнашкан

Чираттагы отпуск вакытында без Яңа Чишмәдән булган мотоукчылар взводы командиры, «Корбан» позывнойлы өлкән лейтенант Марсель белән сөйләшеп алдык.

-Мин 2022 ел-ның сентябрендә мобилизацияләндем һәм Казанда ике айлык хәрби әзерлектән соң Херсон юнәлешендә СВО зонасына җибәрелдем, - диде ул. - Мобилизациягә кадәр Тубылгытау мәктәбендә физкультура укытучысы һәм Яңа Чишмә спорт мәктәбендә хоккей буенча тренер булып эшләдем.

-Кайчан взвод командиры булдың?

-Шунда ук, хәрби әзерлек вакытында. Мин армия хезмәте узмасам да, институтта хәрби кафедра тәмамладым һәм лейтенант дәрәҗәсендә идем. Ә инде монда махсус операция вакытында чираттагы исемне алдым.

-Сезнең взводның төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт ?

-Без Днепрның сул ярында торабыз һәм безнең төп бурычыбыз – дошманның безнең якка үтеп керүенә юл куймау һәм һава һөҗүмнәрен дроннар белән кире кагу.

-Еш борчыйлармы?

-Әйе, дроннар һәм артиллерия белән даими һөҗүм итәләр. Шуңа күрә безнең сугышчылар тәүлек буе кизү торалар, «кошчыкларны» дронга каршы мылтыклар, пулеметлар һәм башка ату кораллары белән бәреп төшерәбез. Үзебез дә елганың теге ягындагы дошман позицияләренә атака ясау өчен артиллерия һәм дроннардан файдаланабыз. Безнең оборона участогында дошманның линияне өзеп чыгу омтылышлары әлегә булмады. Бу очракта без беренче булып сугышка керергә тиеш.

- Солдат көнкүреше ничек оештырылган, бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү ничек куелган?

- Аллага шөкер, бу мәсьәләдә бар да яхшы. Безнең подразделениедә ротация булмаганлыктан (ягъни башка участокларга күчерү), бүрәнәдән өелгән капиталь блиндажлар ясадык, атна саен азык-төлек (тушенка, макарон, карабодай, су һ.б.) китерелә. Үзебез портатив газ плитәләрендә әзерлибез.

Сугыш кирәк-ярак-лары белән шулай ук яхшы тәэмин ителгән – бронежилетлар, каскалар, җәйге һәм кышкы кием, сугыш кораллары – барысы да бар.

-Гуманитар йөкләр сезгә барып җитәме?

- Әйе, даими. Мондый ярдәм өчен барлык сугышчылар исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә. Безгә исемле посылкалар да, без заказ биргәнне дә алып киләләр. Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең барысына да рәхмәт.

- Сезнең взводта егет-ләр Татарстаннанмы?

-Нигездә, әйе. Күп-ләр белән без хәрби әзерлектән бирле бергә хезмәт итәбез. Ә безнең батальон командирының урынбасары – Александр – Екатерина Бистәсеннән. Шулай ук Иркутск, Екатеринбург егетләре бар, барлык сугышчылар белән үзара чын солдат дуслыгы бездә.

- Марсель, синең мобилизация алдыннан гына Әнисә исемле чибәр кызга өйләнгәнеңне беләм. Яшь хатын сагынадыр, мөгаен?

-Бик сагына һәм тизрәк кайтуымны көтә. Көн саен диярлек без телеграмм каналы аша аның белән дә, әти-әниләр белән дә аралашабыз. Барысы да безнең исән-сау кайтуыбызны көтә.

-Без дә көтәбез, Марсель! Сине хәрби бүләкләр – 2 нче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале һәм ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәхмәте белән котлыйбыз. Шушы көннәрдә синең чираттагы Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүең билгеле.

-Бик зур рәхмәт!

Марсель белән 10 февральдә сөйләштек һәм 12 февральдә ул үзенең частена сугышчан иптәшләре янына китте. Якташыбызга сәламәтлек, ныклык, исән-сау өйгә кайтуын телик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев