Хәрби полиция инспекторы хезмәте бик тә җаваплы
Яңа Чишмәдән Илнур Җәләлетдинов СВОга үз теләге белән өлешчә мобилизация игълан ителгәнче үк киткән.
Ул пехотада хезмәт иткән, яраланган, ә хәзер җәмәгать тәртибе һәм шәхси состав арасында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы.
Илнур 2022 елның 16 июленнән бирле Татарстан-ның «Алга» батальоны сафында. Моңа кадәр Яр Чаллыда хәрби заводта эшләгән, саллы гына хезмәт хакы алган. СВОда ул инде өченче ел. Илнур «Ни өчен СВОга үз теләгең белән киттең» дигән сорауга, беренче чиратта, патриот булганга, дип җавап бирде. Батальонга кеше туплау хакында игълан ителгәч, Илнур анда язылырга карар кылган.
- Мин контрактны 4 айга төзегән идем. Мөгаен, иң башта мин анда үз - үземне сынап карар өчен барганмындыр. Минем белән бергә безнең районнан батальонга Андрей Кондеев һәм мәрхүм Михаил Барсуковлар да китте. Ул 2023 елда Угледар янында һәлак булды. Без районнан беренчеләр булып СВОга өлешчә мобилизациягә кадәр үк киттек.
- Алгы сызыкта үткәргән беренче көннәрегез турында һәм үзегезнең ничек яралануыгыз хакында сөйләгез әле?
- Без фронтка 1 сентябрьдә - Херсон ягыннан кердек. 30 сентябрьдә ВСУ безгә бик нык һөҗүм итте. Ул көннәрдә Россия Херсон һәм Запорожье өлкәләрен, ДНР һәм ЛНРны үз составына кертү уңаеннан үткәреләчәк референдум хакында игълан иткән иде. Шу-ңа күрәдер дә, ул көнне булган бәрелешләрдә ике сәгать эчендә безнең икенче ротада биш кеше һәлак булды, шул исәптән минем рота капитаны да. Ике кеше авыр яраланды, тагын икесе җиңелчә җәрәхәтләнде. Минем үземдә чагыштырмача җиңел - кыйпылчыклы яралар булды һәм колак пәрдәсе шартлады. Аннары озак кына госпитальдә дәваландым, тернәкләндерү курсын уздым. Тәнемдә әлегә кадәр 3 мм-дан алып 6 мм-га кадәрге 20дән артык вак кыйпылчыклар бар, әмма алар инде миңа зыян китермәячәк.
- Яраланганчы пехотада сугыштыгызмы?
- Әйе. Быел 23 июльдән штаттан тыш хәрби полиция инспекторы вазыйфасында хезмәт итәм. Мин әле дә «Алга» батальонында исәпләнәм, әмма башка урынга беркетелгәнмен. Безнең 15 кешелек взвод Ростов янында урнашкан. Украинага без командировкаларга барабыз. Күптән түгел мин Бахмуттан - чираттагы ике айлык командировкадан кайттым. Без иректән азат ителгән, әмма СВОда сугышырга теләк белдергән затлардан штурм группасын формалаштырдык.
Андыйларны бер елга контракт төзе-гәннән соң, штурм подразделениеләренә генә җибәрәләр. Алар пехотачылар кебек бер урында гына тормыйлар. Штурмовикларның бурычы - дошманнардан территорияне кире алу, ә пехота шуннан соң гына әлеге урында беркетелә. Пехотага авыррак, алар яулап алынган позицияләрне саклап калырга тиеш.
- СВОда хәрби полиция инспекторы тагын ниләр белән мәшгуль?
- Безнең төп бурычыбыз - хәрбиләр арасында тәртип сакланышын тәэмин итү. Инспекторларга утлы корал бирелми. Әмма мин травматик корал булса да сатып алыр өчен Яңа Чишмәдә аучы билеты алырга телим, чөнки безнең хезмәттә төрле очраклар булырга мөмкин.
- Хәрби полиция инспекторы вазыйфасына сабыр, әхлакый яктан тотрыклы кешеләрне генә алалармы?
- Әйе, анда башка төрле булырга ярамый да. Хәрбиләр арасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү - бик җитди һәм җаваплы эш. Мин хәрби полициягә килгәндә, полигонда тәртип юк иде диярлек. Эчкечелек, наркомания, сугышу очраклары байтак булды. Безнең взвод эше нәтиҗәсендә хәзер андый нәрсәләр юк.
Илнурның позывное аның фамилиясенең беренче иҗегенән ясалган - «Залик». Ул частьта ашату мәсьәләсенең яхшы оештырылуын билгеләп үтте, анда хәрбиләр өчен ашханә бар, дип сөйләде. Аларның базасындагы режим сроклы хезмәттәге кебек үк. Илнур 2012-2013 елларда ПВО гаскәрләрендә хезмәт иткән. Инспекторлар базада булганда, аларга 37 мең сумлык оклад исәпләнә, ә Украинада командировкада булганда акча сугышчыларныкы кебек түләнә.
Сержант Җәләлетдинов Жуков һәм «За СВО» медальләре белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасыннан «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә дә бүләкләү кәгазьләре имзаланган инде.
Яңа Чишмәдә Илнурны әнисе, хатыны һәм улы Айнур көтә. Сабые әле бик кечкенә - бу елның 23 февралендә, Илнур икенче кыска вакытлы ялда булганда туган. Ул үзенең беренче ялында Филүзә белән никахлашкан, ә хәзер өченче тапкыр ялда. Хәзер ул күп вакытын гаиләсенә багышлый. Улын карарга булыша, хатыны белән аларның «Көнбатыш» микрорайонында үз йортлары бар.
Бүгенгесе көндә Илнур элеккечә кебек үк контракт буенча хезмәт итә. Ул хәзергесе вакытта «Алга» батальонына татарстанлылар гына түгел, ә бөтен Россиядән теләгән кешеләр дә язылырга мөмкин, ди. Батальон башлангыч чорда гына республика халкыннан тупланган. Ул, хәрби полиция инспекторлары СВО тәмамланганчы хезмәт итәчәк, шулай ук контртеррористик операцияләр өчен эшкә җәлеп ителергә дә мөмкин, диде. Илнур хәрби хезмәтен дәвам итү турында уйлана.
Илнур Җәләлетдинов, батальон сугышчысы буларак, Украина тарафыннан Украинага каршы хәрби җинаятьчеләр исемлегенә кертелгән.
- Минем фамилиям һәм фотосүрәтем Россиянең тынычлык урнаштыручы гаскәрләре сайтында бар. Минем турындагы мәгълүмат инде күптән Интернетка урнаштырылган. Шуңа күрә украиналылар мине үз дошманнары исемлегенә керттеләр.
Әлбәттә, СВОда үт-кәргән вакыт Илнурның тормышка карашын тамырдан үзгәрткән.
- Тормышка карашым җитдиләнде, җаваплылык хисем артты, тынычрак булырга өйрәндем. Элек мин малай булсам, хәзер ир-ат, - дип елмая ул. - СВОда булганда күп нәрсәнең, беренче чиратта, үз гомереңнең кадерен белә башлыйсың, - дип дәвам итә ул. - Үз күзләрең белән иптәшләреңнең ничек һәлак булганнарын күрү тормышка булган бар мөнәсәбәтләрне дә үзгәртә. Гаиләнең, үз йортыңның, Ватанның никадәр зур әһәмияткә ия булуларын аңладым. Йортның җылысын һәм ямен яңгыр астында юешләнеп беткән окопның дымлылыгы белән чагыштырасың. Ризыкны, чиста суны кадерли башлыйсың, бернәрсәне дә бушка әрәм итмисең. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнәсең. Боларның барысы да, әлбәттә, бездә бала чактан ук тәрбияләнде. Әмма хәзер бу төшенчәләрне бөтенләй башкача кабул итәсең һәм үзләштерәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев