Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрби табиб «Портной» дистәләгән сугышчының гомерен саклап калды

Хәрби хирург Игорь Артемьев ике елдан артык СВОның алгы сызыгында

Алар өчен бәйрәмнәр һәм ял көннәре юк - хәрби табиблар, санинструкторлар, санитария автомобильләрен йөртүчеләр игелекле миссия башкаралар. Еш кына яшәү белән үлем арасында торган кискен ситуацияләрдә алар оператив рәвештә эш итә. Бу алтын куллы кешеләр - чын геройлар.

Алар арасында ике елдан артык СВО зонасында булган якташыбыз, хәрби табиб – хирург Игорь Артемьев та бар.

 Игорь балачактан ук врач булырга хыяллана һәм Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлагач, Чистай медучилищесына укырга керә. Аннары ул Самара медицина университетын уңышлы тәмамлап, хирург-травмотолог белгечлеге ала.

Махсус хәрби операция башланганчы Игорь Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы район үзәгендә табиб булып эшли. 2022 елның уртасында үз теләге белән СВО зонасына китә. Баштан ярты еллык командировкага барып кайта, аннан кайткач өендә озак тормыйча,  РФ Оборона министрлыгы белән 1,5 елга контракт төзи, шуннан бирле ул – СВОның алгы сызыгында.

Игорь хезмәт итә торган хәрби госпитальдә барлык табиблар да чын профессионаллар. Вакыт белән исәпләшмичә, алар көндез дә, төнлә дә оператив эшлиләр. Яралыларга кичектергесез беренче ярдәм күрсәтеп, аларны эвакуациягә әзерлиләр, ләкин еш кына операцияләрне урыннарда да үткәрәләр.

Игорьга «Портной», яки «тегүче» дигән позывной биргәннәр - ул күпме сугышчыларның яраларын теккән, йөзләгән яралының гомерен саклап калган. Изге эшләре өчен хәрби бүләкләр белән бүләкләнгән.

- Бик профессиональ белгеч, һәрвакыт оператив рәвештә дөрес карарлар кабул итә, – ди аның турында медик коллегалары. –  Яралыларга кичектергесез хирург ярдәме кирәк булганда ул беркайчан да югалып калмый - баш сөяген трепанацияләү яки аяк-кулларны травматик ампутацияләү кебек еш кабатлана торган операцияләрне  кырда,  сугыш шартларында башкара.

Күптән түгел Игорь Артемьев сугышчының тәненнән шартламыйча калган боеприпас алу буенча  ювелир төгәллеге таләп иткән операция ясаган. Аз гына саксыз эш иткәндә боеприпас шартларга мөмкин булганлыктан, табиблар бронежилетлар киеп эшләгәннәр. Операция уңышлы тәмамланган, һәм сугышчы алга таба дәвалануга җибәрелгән.

- Госпитальгә бик күп яралылар китерелгәндә, беренче чиратта, ашыгыч ярдәм кирәк булганнарга игътибар итәбез, - ди Игорь. – Ял итү турында сүз дз юк, тын алырга да вакыт булмый - тизрәк беренче медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Кайвакыт тәүлегенә 2-3 сәгать өзек-өзек йокы эләгә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яралыларны кабул итәргә әзер торабыз.

Игорь ялда узган елның маенда булган. Аның гаиләсе хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы авылында яши. Хатыны Алесия эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, балалары – Катя һәм Артем мәктәптә укыйлар, ә кече улы Илья балалар бакчасына йөри.

Игорь ялда узган елның маенда булган. Аның гаиләсе хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы авылында яши. Хатыны Алесия эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, балалары – Катя һәм Артем мәктәптә укыйлар, ә кече улы Илья балалар бакчасына йөри.

Игорь ял вакытында Яңа Чишмәгә кайтып,  әти-әнисе Анатолий Петрович һәм Людмила Николаевна Артемьевларның хәлен белешеп китә.

Игорьның барлык туганнары һәм якыннары аңа иминлек телиләр һәм исән-сау кайтуын көтәләр. Без дә бу изге теләкләргә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев