Зима позывнойлы сугышчы үзйөрешле «Тюльпан» минометлары турында: «ВСУ бу коралдан курка»
Ленино авылыннан үзйөрешле авыр минометны йөртүче-механик Василий СВОда 2023 елның 17 апреленнән бирле сугыша
Башта аның туганының улы - 32 яшьлек Александр, ә соңыннан Василий да контракт төзегән ( ул туган авылындагы «Агро-Раздолье» ҖЧҖдә тракторчы булып эшләгән). Менә шулай, ике туган Ватаныбызны саклап, төрле юнәлешләрдә сугышалар, алар шалтыратышып, аралашып торалар. Зима позывнойлы хәрби Донецк янында үзйөрешле миномет батареясында ефрейтор званиесендә хезмәт итә.
Зима батареясында ике «Тюльпан» бар, Василий аларның берсе исәбенә керә. Бер «Тюльпан» 6 сугышчыдан торган расчетка хезмәт күрсәтә: миномет орудиесы командиры, шофер-механик, зарядкалаучы, тагын өчесе миналар биреп тора. Егетләрнең барысы да Татарстаннан: Бөгелмә, Зәй, Әлмәт шәһәрләреннән. 48 яшьлек Зима миномет батареясында иң өлкәне, башка сугышчылар күпкә яшьрәк, кайбер контрактчыларга 19-20шәр яшь.
Василий 27 тонна авырлыктагы үзйөрешле чылбырлы машина белән идарә итә, ул 500 ат көчендәге дизель двигателе ярдәмендә хәрәкәтләнә.
Авыр бронялы техникага тигезсезлекләр куркыныч түгел, ә шосседа ул 60 км/сәг тизлек белән бара. Аның базасындагы «Тюльпан» минометлары үз классында иң куәтлеләре булып санала һәм дөньяда аның аналогы юк. Аларның калибрлары 240 миллиметр - шулай ук барлык минометлар арасында иң зурысы. Җайланма 120-230 килограмм авырлыктагы миналарны 20 километрга кадәр ераклыкка ата.
СВО башлану белән Россия хәрбиләре ВСУ көчләренә каршы «Тюльпан»нарны актив куллана башлаган һәм уникаль җайланмалар чираттагы тапкыр үз нәтиҗәлелеген күрсәткән. Украина гаскәрләре РФ Хәрби Көчләренең бу коралыннан куркалар һәм аларның расчетларын тиз генә юк итәргә омтылалар, шуңа күрә Россия сугышчылары үз позицияләрен тиз арада үзгәртәләр: берничә тапкыр атып, тегеләрнең җавап утына эләкмәс өчен, әлеге ноктадан китәләр.
Алар урынны еш үзгәртәләр. «Кая кирәк, шунда чыгабыз. Атулар көн саен кабатлана», - дип сөйли ул.
Аның сүзләре буенча, «Тюльпан»га ВСУның барлык көчләре: дроннар да, танклар да, артиллерия дә, гомумән, бөтен нәрсә дә аучылык итә.
- Чөнки безнең калибр иң зурысы - 240 мм. Төзәп атсаң, җир белән тигезләп кенә калмый, тирән чокыр да хасил була. «Тюльпан» расчетын әсирлеккә алмыйлар, шунда ук юк итәләр.
Василий сөйләгәнчә, «Тюльпан» ныклап саклана, сугышчыларның махсус бүлеге, дроннарны һәм ВСУның башка хәрәкәтләрен үткәрмәс өчен, ул һәрчак игътибар үзәгендә тора.
Үз расчетындагы егетләр белән безнең якташыбыз сугышып кына калмый, алар үзләре төзегән бер блиндажда яши дә. Туклану белән ничек, дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:
- Әгәр приказ булса, ашарга да вакыт булмый. Төн, көн, төшке аш, кичке аш - бетте, ашарга ярамый. Китәсең, атасың… Атуны ориентировка буенча алып барабыз, ягъни координаталарны безгә рация аша хәбәр итәләр. Ату вакыты шулай ук приказ буенча.
Барлык авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, Василий СВОга баруына үкенми. Сәламәтлеге бик үк нык булмаса да (ул астматик), командирларның барлык боерыкларын үтәп, батырларча сугыша. Астма өянәге була калса, аның һәрвакыт үзе белән даруы бар. «Анда табиблар бар, берәр нәрсә булса, ярдәм итәләр, - ди ул. - Тырышабыз, алга куелган бурычны үтибез», - ди сугышчы Василий.
Батырлыгы өчен аның өч сугышчан медале бар: «За СВО», «За боевое отличие», «За воинскую доблесть». Соңгысы белән ул дошманның күп санлы техникасын һәм тере көчен юк иткәне өчен бүләкләнгән. Медальләре Кама Аланында яшәүче апасы Светланада саклана. Энесе аларны ялга кайтканда алып кайткан.
Василийның әнисе 10 ел элек вафат булган һәм Василийның йортын Ленинода яшәүче апасы Лариса карап тора. Шушы ике кыз туган, әгәр Василий сораса, адреслы посылкалар җыялар. Алар белән Зима һәрвакыт элемтәдә. Лариса белән Светлана Ватанны саклаучы туганнары белән бик горурланалар.
Василийның тамырлары Яңа Чишмәдә, дөресрәге, Елховка авылыннан (хәзер бу авыл юк инде). Ул Яңа Чишмәдәге Нагорный мәктәбендә укыган, әмма соңыннан әнисе һәм апалары белән Ленинога күченгәннәр. Шулай булгач, Ленинода гына түгел, Яңа Чишмәдә яшәүчеләр дә үз якташлары белән хаклы рәвештә горурлана алалар.
Без Василий белән 29 ноябрьдә аралашкан идек, ә икенче көнне ул үз частена киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев