“Бер көнлек” фирмалар ачыкланган
Яңа Чишмә район прокуроры карамагындагы эшче төркем эшчәнлеге барышында Чуаш Чабаксары авылында Чапаев урамында урнашкан йортта бик күп фирма теркәлгән булуы ачыкланган. Әлеге адрес буенча 450дән артык оешма теркәлгән. Контрольлек итүче органнардан прокурор тарафыннан шушы адрес буенча әлеге сандагы оешмалар эшчәнлеген алып бару мөмкин булмавы турында бәяләмә алынган. Прокуратура мәгълүматлары...
Яңа Чишмә район прокуроры карамагындагы эшче төркем эшчәнлеге барышында Чуаш Чабаксары авылында Чапаев урамында урнашкан йортта бик күп фирма теркәлгән булуы ачыкланган. Әлеге адрес буенча 450дән артык оешма теркәлгән.
Контрольлек итүче органнардан прокурор тарафыннан шушы адрес буенча әлеге сандагы оешмалар эшчәнлеген алып бару мөмкин булмавы турында бәяләмә алынган. Прокуратура мәгълүматлары буенча салым органы тарафыннан шушы адрес буенча алга таба да оешмалар теркәлүен тыю буенча чаралар кабул ителгән, шулай ук оешмаларны ЕГРЮЛдан чыгару буенча чаралар башланган.
Хәзергесе вакытта салым органы тарафыннан "Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләти теркәү турында"гы Федераль закон нигезендә (8 август 2001 ел, №129-ФЗ, ст.21.1) 20дән артык оешма ЕГРЮЛ-дан чыгарылган, калганнарына карата эш дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев