Пай җиренә күпме түләнергә тиеш?
Пай җирләребез бар, тик аңа акчаны аз бирделәр. Шул ук вакытта күрше авылларда күбрәк түләгән инвесторларны да ишетеп торабыз. Бу очракта аны түләү күләме буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләгән берәр карар юкмы?
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге:
– Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тарафыннан имзаланган хатлар районнарга юлланды. Министрлык 2019 елның 23 августында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан расланган, авылда яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча узган өченче зона-семинарының беркетмәсен үтәү өчен, 2022 елда пай җирләренә гектарына 800 сумнан да ким булмаган аренда түләве тәкъдим итә.
Районнарда пай җирләренә акча аз түләүгә бәйле мөрәҗәгатьләр саны арту сәбәпле, аренда килешүләрендә әлеге җирләр өчен түләүне бер гектарга 800 сумнан да ким булмаган күләмгә җиткерү буенча милекчеләр һәм җирне арендага алучылар белән очрашулар уздыру мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев