Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

Яңа Чишмә районының өч авыл җирлегендә дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) аркасында карантин кертелгән

Хөрмәтле яңачишмәлеләр, 30 июньдә Петропавел Бистәсеннән 6 км ераклыкта үлгән дуңгыз (кабан) мәете табылган.

«Татарстан МВЛ» ФДБУ тикшерү үзәгенең лаборатория нәтиҗәләре буенча пробада ДАЧ авыруын китереп чыгаручы инфекция барлыгы ачыкланган.

Хәзергесе вакытта ветеринария хезмәте хезмәткәрләре дуңгызларның баш санына инвентаризация үткәрәләр, һәр йортны йөреп чыгалар һәм кешеләргә дуңгызларны сату өчен кулланмау кирәклеге турында хәбәр итәләр.

Авыру килеп чыгу куркыныч янаган тирәләрдә (10 чакрым радиустагы зонада) дуңгызларны юк итәләр, ягъни түбәндәге торак пунктларда:

Яңа Чишмә

Петропавел Бистәсе

Бакташ

Ерыклы

Андреевка, Аверьяновка поселогы.

Әгәр дүшәмбегә кадәр йорт хайваннары бетерелмәсә, аны ветеринария, Россельхознадзор вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләреннән торган махсус төркем юк итәчәк (алачак).

Дуңгызлардагы бу авыруны дәвалап булмый, аннан вакцина юк.

Без сезне әлеге проблемага җитди каравыгызны сорыйбыз, кызганычка каршы, бу авырудан башкача котылу чарасы юк.

Без сезне соңгы вакыйгалар белән таныштырып торырбыз, безнең яңалыкларны күзәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев