Чияле феерия
Сез дә чияне кая итәргә белми аптырыйсызмы? Алайса бу рецепт сезнең өчен.
Кирәк булачак:
Чия — җаның теләгәнчә
Йомырка — 5 данә
Чеметем тоз
Шикәр комы — 160 гр
Он — 160 гр
Разрыхлитель — 4 гр
Эш барышы:
1. Йомыркага тоз салабыз һәм миксер белән күпертә башлыйбыз. (Камыр әзерләнгән арада чиянең төшләрен ала торырга була).
2. Массага шикәр комы өстибез, күпертүне дәвам итәбез.
3. Камыр әйбәтләп күпергәч, миксерны сүндерәбез. Он белән разрыхлительны әз-әз генә кушып кашык белән бутыйбыз.
4. Чистартылган чиягә бераз шикәр комы өстибез һәм форма төбенә салабыз.
5. Камырны өстенә җәябез һәм 180°та 45 минут пешерәбез.
6. Пирог пешеп чыккач: «Уф, барыбер әзрәк кимеде бит бу чия!», — дип, чәй эчәргә утырырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев