«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына языл һәм кухня комбайны от
Район яңалыклары

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына языл һәм кухня комбайны от

Газета редакциясе агымдагы язылу кампаниясендә дә традиция буенча бүләкләр уйната.

Барлыгы 20 приз уйнатылачак. Төп бүләк – безнең даими иганәчебез –эшмәкәр Ринат Мөхитовтан кухня комбайны. Бүләкләр арасында шулай ук сәгатьләр, савыт-саба җыелмалары, хуҗалык товарлары һ. б. бар.

Бүләк уйнатуда катнашу өчен 2027 елның 6 аена почтада яки безнең редакциядә район газетасына язылырга кирәк. Язылу абонементларының күчермәләрен редакциягә: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 102 адресы буенча «Акция» тамгасы белән яисә безнең электрон почталарга – sheshminskaja-nov@tatmedia.com,  sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com, sheshminskaja-nov.buh@tatmedia.com. җибәрергә.

Барлык хатлар 2027 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә. Бүләкләр уйнату җомга көнне, 2027 елның 23 гыйнварында сәгать 10 да планлаштырылган (ВК социаль челтәрендә туры эфир булачак).

Акциядә 2026 елның 1 сентябреннән 25 декабренә кадәр район газетасына язылучыларның барысы да катнаша.  Безнең белән калыгыз! 

 

 


Нет комментариев