Биюдән башланган мәхәббәт: 45 ел бергә
Җәмгыять

Биюдән башланган мәхәббәт: 45 ел бергә

Ленино авылыннан Виктор Михайлович һәм Татьяна Петровна Веретенниковлар сапфир туйларын билгеләп үттеләр.

1981 елның көзе яңгырлы була. Ләкин 2 октябрьдә Ленино өстендә кояш чыга — әйтерсең күк ике яшь йөрәккә бүләк ясарга була. «Көз яңгырлы иде, ә туебыз көнне кояш балкыды һәм бер тамчы да яңгыр яумады. Мөгаен, Ходай без бәхетлеләрне күреп, шундый көн җибәргәндер», — дип искә ала Татьяна Петровна.

Биюдән башланган мәхәббәт: 45 ел бергә

Шуннан бирле 45 ел уза. Бу вакыт эчендә Виктор Михайлович һәм Татьяна Петровна өч ул үстерәләр, янгын кичерәләр, яңа йорт салалар, оныклар тууын көтеп алалар. Ә барысы да биюдән башлана.
Алар 1981 елда Татьянаның абыйсы туенда танышалар. «Яшьлек, дәртле музыка, һәм ул — бер гаҗәеп матур кыз. Мин аны биергә чакырдым. Менә шулай „биюдә, күзгә-күз карап“ беренче мәхәббәт туды», — дип елмая Виктор Михайлович. Аңа 22нче яшь киткән була. Ул әти-әнисенә шунда ук бер кызны яратканын әйтә. «Алар минем сайлавымны хупладылар».

Танышу һәм беренче мәхәббәт

Татьянага да 21 яшь була. «Виктор биергә чакыргач, йөрәк бу минем язмышым дип әйткәндәй тоелды. Әти-әнием Виктор миңа тәкъдим ясаганын белгәч: „Синең тормышың — үзең сайла. Бары тик бер-берегезне яратыгыз. Һәм бәхетле булыгыз“, — диделәр».

Туй һәм беренче еллар

Туйны 1981 елның 2 октябрендә уздыралар. Кунаклар күп була: Веретенниковлар гаиләсендә җиде кеше, Зайцевларда — шулкадәр үк, ә тагын туганнар, дуслар, күршеләр. «Ул вакытта асфальт юк иде, урам буйлап сукмаклардан гына йөреп булган чак, ләкин көн искиткеч иде», — ди Татьяна Петровна.

Яшь парлар тормышны кияү йортында башлап җибәрә: әби, әти-әни, ике абый һәм ике сеңел. «Кысан булса да, күңелле яшәдек». Аннары Чаллыдан йорт сатып алалар, аны бирегән күчереп куеп, төзекләндерәләр һәм 1982 елның декабрендә үз йортларына күченәләр. Тугыз айдан соң бу йортка беренче балалары Денисны алып кайталар.

«Хезмәт хакыбыз кечкенә иде, шуңа күрә шул елны ук терлек асрый башладык: кош-корттан алып эре мөгезле терлеккә кадәр барысы да булды. Бер ел эчендә бөтен кирәкле җиһазны алдык, ә көзен үгез бозауларын үстереп саткач, беренче транспортыбызны — коляскалы мотоцикл сатып алдык», — дип сөйли Виктор Михайлович.

Биюдән башланган мәхәббәт: 45 ел бергә

Балалар һәм янгын сынавы

1986 елда Николай, 1988 елда Сергей туа. Ун ел эш белән, балалар турында кайгырту белән, ләкин яратып һәм килешеп яшиләр. Ә 1991 елда янгын чыга.

«Икебез дә эштә идек, — дип күз яшьләре белән искә ала Татьяна Петровна. — Безгә шалтыратып, йортыгыз яна дип әйттеләр. Ә анда өч бала һәм Викторның 85 яшьлек апасы калган иде. Балаларны кочаклагач һәм апабызны тере һәм исән-сау күргәч кенә акылым кайткандай булды».

Янгыннан зыян күрүчеләргә авыл халкы бөтенесе дә ярдәм тәкъдим итә. Башта Татьянаның сеңлесе Надежда Панфилова гаиләне үз янына сыендыра. Аннары олы абыйсы Иван Петрович Зайцев аларга үз фатирын калдырып, хатыны һәм өч баласы белән бер бүлмәдә генә идән булган төзелеп ятучы йортына күченә. Алар шунда әкренләп башка бүлмәләрне дә төзеп бетерәләр.

Өч елдан соң, колхозның зур ярдәме, ике якның туганнары ярдәме һәм бөтен гаиләнең хезмәт сөючәнлеге аркасында, Веретенниковлар яңа кирпеч йорт салып керәләр. «Малайлар һәр эшне беләләр һәм башкаралар иде, миңа өйдә дә, әтиләренә ишегалдында да яхшы ярдәмчеләр булдылар», — ди Татьяна Петровна.

«Ут әйберләрне генә түгел, ә безнең гаилә тарихы — беренче 10 еллык гаилә фотоальбомын да юк итте. Тагын бу кайгы безне авылыбызда ярдәмчел һәм миһербанлы кешеләр яши икәнлегенә ышандырды, без аларга бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле».

Традицияләр һәм бүгенге көн

Төп гаилә бәйрәмнәре — Пасха һәм Раштуа. «Бу безнең өчен изге көннәр. Без һәрвакыт бу көннәрдә әти-әниләргә йөри идек, хәзер оныкларыбыз белән балаларыбыз безгә, әти-әни йортына киләләр. Мин һәрвакыт бәлеш пешерәм. Һәр бәйрәм өстәленә үрдәк яки каз әзерлибез. Күбрәк алма белән тутырган үрдәк пешерәм. Бу традиция әти-әниләрдән күчкән, хәзер аны улларыбызның гаиләләре дә кабул итте.

Биюдән башланган мәхәббәт: 45 ел бергә

Олы улым Денис киленебез Надежда белән якында гына яшиләр, көн саен күрешәбез. Аларның кызлары Алёнага 6 яшь. Николай хатыны Валерия һәм балалары Сергей һәм Анастасия белән Чистайда яшиләр, ләкин Ленинода Николайның үз бизнесы бар, шуңа күрә аның белән дә еш күрешәбез. Кечебез Сергей хатыны Татьяна белән авылда яшиләр һәм эшлиләр, аларның ике баласы — Володя һәм Ева. «Балаларыбызның гаиләләре нык һәм тату, оныклар безгә тартылалар — без шуңа бик шат», — ди Татьяна Петровна.

Бүген дә Веретенниковлар кош-корт асрыйлар: бройлерлар, казлар; яшелчә, җиләк-җимеш, өйдә дә, бакчада да бик күп чәчәкләр үстерәләр; Казанда ярминкәләрдә катнашалар. «Өченче буын» кешеләре арасында спорт чараларында актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. оныклары белән вакытны күңелле итеп уздыралар.

Биюдән башланган мәхәббәт: 45 ел бергә

Гаилә бәхете сере

Гаилә тормышында төрлесе була, билгеле: үпкәләр дә, вак ызгышлар да. Ләкин Веретенниковлар фикеренчә, мәхәббәт һәм ышаныч кына түгел, ә сабырлык һәм кичерә белү дә мөһим. Алар бер-берсенә озак үпкәләмиләр. Татьянага иң күбе бер сәгать җитә, ә Викторга биш минут та күп.

«Картайган саен бер-беребезгә тагын да якыная барабыз. Яшьлектә мәшәкать, эш һәм балалар турында кайгырту аркасында бер-беребезгә яхшы сүзләр әйтергә оныта идек. Ә хәзер без бары тик „яхшы гына сөйләшәбез“ һәм сагынабыз», — диләр ирле-хатынлы Веретенниковлар.

Виктор Михайловичның гомер китабында армия хезмәте, элемтәче, нефтьче, колхозда терлекчелек фермасы мөдире булып эшләү, 2019 елда авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт эшчәнлеген тәмамлау бар. Казанышларында — күпсанлы рәхмәтләр, мактау грамоталары һәм ике медаль. Татьяна Петровна хезмәт кенәгәсендәге бер язма белән горурлана: «1976 елның 11 ноябре Ленино мәктәбенә лаборант итеп кабул ителде». Ул анда 10 нчы сыйныфтан соң ук эшкә килә.

Юбилейны гаилә белән билгеләп үтәләр. Иртән балалар шалтыратып котлый һәм: «Кичен сездә булабыз», — дип хәбәр итәләр. Татьяна Петровна, һәрвакыттагыча, үрдәк пешерә, күрник ясый — һәм кичен бергәләп искиткеч җылы һәм күңелле итеп җыелышып утыралар.

Ә ире сапфир туйга нәрсә бүләк итәме? "Балдак урынына машинаны яңартты, ләкин сапфир төсендә. Ә балдакны "алтын туй"га — алтынны вәгъдә итте".

Сапфир (зәңгәр якут) — тугрылык, ныклык һәм зирәклек ташы. Виктор Михайлович һәм Татьяна Петровнада ул аларның гаиләсенең символына әверелгән кебек: кырык биш ел бергә, хезмәттә, кайгыртуда, кичерүдә һәм мәхәббәттә. Һәм аларның күзләренә карап, төп бүләкне алар инде бер-берсенә ясаганнар, дип әйтеп була — алар бергә, һәрвакыт янәшәдә.


Нет комментариев