21 ноябрьдә Әдәмсә авылында гомер кичерүче Екатерина Петровна Морозовага 90 яшь тула.

Екатерина Петровна – үз яше өчен бик көр, ачык зиһенле карчык, үз аягында йөри. Бик ихлас. Ул Әдәмсәдә туып үскән, аннары гомере буе Чистайда яшәгән.
Сугыш балачагы
Әтисе Петр Ефимович Антонов, Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтта беренче көннәрдә үк һәлак була. Өч бала кала; әнисе аларны берүзе үстерә. Балачак авыр, ярлы була. Гаиләне сыер коткара, күп кешедә ул да булмый.
— Без өчәү идек, ә башкаларда дүртәр-бишәр бала. Үлән ашадык, нәрсә генә ашамадык. Сыерга печәнне ничек булдырабыз, шулай әзерли идек, болыннарда чаптык, арбаларда ташыдык. Эш кул белән башкарыла иде: сәнәк, чалгы һәм көрәк. Абый 1930 елда туган, сеңелгә сугыш башланганда бер яшь иде.
Хезмәт юлы
Балалар әниләренә колхозда да, өйдә дә ярдәм итәргә тырышалар. Җидееллыктан соң Катя колхозда озак эшләми, Чистайга китә. Ул вакытта күпләр авыллардан сәгать заводына эшкә керәләр. Ләкин Екатерина анда эләкми, мебель фабрикасына урнаша. Алты ел эшли. Сәгать заводында шлифовщик булып эшләүче Чистай егете Иван Морозовка кияүгә чыга. Ул бик үрнәк хезмәткәр була, даими рәвештә мактау грамоталары белән бүләкләнә; пенсиягә чыккач та эшли, аңа башка предприятиеләрдән дә заказлар килә.
- Завод буенча экскурсияләр үткәргәндә, укучыларны яки делегацияләрне йөрткәндә, иң яхшы хезмәткәр буларак аның станогын гына күрсәтәләр иде, - дип искә ала Екатерина Петровна.

Гаилә оясы
Гаилә оясын корганда, аерым йорт салалар. Мебель фабрикасын шәһәр читендәге яңа бинага күчергәч, Екатерина Петровнага эшкә йөрү уңайсыз була – ул вакытта кечкенә кызлары була инде, һәм ул трикотаж фабрикасына күчә, анда 29 ел хезмәт итә. Тегү машинасында эшли, төрле операцияләр башкара: оверлок белән элмәкләрне, кырыйларны эшкәртә, төймәләр кадый, резинкалар куя. Намуслы хезмәте өчен аның күпсанлы мактау грамоталары бар. Шуннан пенсиягә чыга. Үз коллективын, хезмәттәшләрен әле дә зур җылылык белән искә ала. Һәм Чистайдагы күршеләрен дә. Барлык күршеләре дә ахирәт дуслар була.
- Гаиләләр белән дуслаштык, бергәләп бәйрәмнәр уздырдык. Эх, нинди вакытлар иде, — дип искә ала ул.
Екатерина Петровна үзе дә бик яхшы тегүче. Үзенә, балаларынә, иренә киемнәрне үзе теккән.
- Яхшы ситсы да, штапель дә сатыла иде ул вакытта, - ди ул. - Сатып ала идем дә тегә идем. Янәшәмдә ике кызым да - Таня белән Ирина да тегәргә өйрәнделәр.
Ялгызлык һәм туган авылга кайту
Иван Артемьевич белән Екатерина Петровна бергә 54 ел аңлашып, яратышып яшиләр. Ире 2014 елда, үзенең 80 яшьлек юбилеена аз гына җитмичә вафат була. Екатерина Петровна алты ел ялгыз яши. Сәламәтлеге начарлана башлагач, әниләрен өлкән кызы Татьяна караячак дип карар кылалар. Шулай итеп, Екатерина Петровна 84 яшендә туган авылына кайта. Чистайда гаиләсе белән улы Виктор кала. Ирина хәрби кешегә кияүгә чыккан, Псковта яши. Екатерина Петровнаның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Күптән түгел Чистайдагы оныкларының берсе өйләнгән. Туйга бөтен гаилә җыелган: балалар, оныклар, оныкчыклар.
-Килеп йөриләр – онытмыйлар, - ди юбиляр әби.
Бүгенге тормышы
Татьянаның йорты уңайлы, зур. Кызы әнисен барлык йорт эшләреннән һәм бакча эшләреннән азат иткән. Екатерина Петровнаның үз бүлмәсе бар, телевизор, өстәл, диван-карават, бик якты һәм уңайлы. Әбинең йомшак караватында мәчесе Барсик ятарга ярата. Кайвакыт кияве Николай аны авыл гыйбадәтханәсенә илтә. Николай турында әби: «Киявем минем алтын», — ди.
- Мин менә Чистайда кияүгә чыктым, ә өлкән кызым, киресенчә, Әдәмсә кешесенә кияүгә китте. Чаллыда бераз яшәгәч, аннан кайтып, авылда инде 38 ел торалар. Монда гомер буе абыем Иван яшәде, әнине карады, хәзер ул вафат инде. Сеңелем, минем кебек, бәхетен читтә тапты, Чиләбедә яши.

Бүген әби – авылда инде сирәк калган олы яшьтәге кешеләрнең берсе. Аның шактый көр булуы турындагы мактау сүзләренә Екатерина Петровна:
— Юк инде, менә Андрей Малахов тапшыруында нинди әбиләр – 95 һәм 97 яшьлекләр – җырлыйлар да, бииләр дә, яшьләр кебек! – дип көлә ул. – Ә мин нәрсә? Йә кан басымы сикерә, йә арка тотып ала. Уколлар да таблеткалар белән инде хәзер. Ходайга шөкер, үз аягымда йөрим, шунысы да яхшы. Иң мөһиме — якыннарым янәшәдә.
Нет комментариев