Салымнарны түләүнең соңгы срогы – 1 декабрь
Район яңалыклары

Салымнарны түләүнең соңгы срогы – 1 декабрь

17 ноябрьгә районда 9,1 млн. сумнан артык җир һәм мөлкәт салымнары түләнгән.

Җир салымы 6,2 млн. сум күләмендә түләнгән, бу барлык сумманың (8,68 млн. сум) 71%ын тәшкил итә. Черемухово (82%) һәм Акъяр (80%) авыл җирлекләрендә салымнар җыю яхшы бара. Яңа Чишмә (59%), Архангел Бистәсе (64%) һәм Әдәмсә (66%) авыл җирлекләрендә артта калалар.

Милек салымы 2,9 млн. сум күләмендә түләнгән, бу исәпләнгән гомуми сумманың 62% ын тәшкил итә. Акъяр һәм Буревестник авыл җирлекләрендә салым җыю начар түгел (һәрберсендә 90%), Архангел Бистәсе (40%), Красный Октябрь һәм Ленино (һәрберсендә 50%) авыл җирлекләре артта калалар.

Бу салымнар авыл җирлекләре бюджетына керә, шуңа күрә аларны тулы күләмдә түләүне аерым контрольдә тотарга кирәк.

 


Нет комментариев