Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Кабачкидан икра ясыйбыз

Кабачкидан икра бик тәмле була.

2 олы кабачки, 2 данә кишер, 1 кило помидор, 10 төш сарымсак, 1 аш калыгы көнбагыш мае, тәменчә тоз, борыч кирәк.

Яшелчәләрне чистартабыз, иттарткыч аркылы чыгарабыз. Суы  беткәнче пешерәбез. Аннан көнбагыш мае, сарымсак, тоз, шикәр комы өстибез дә тагын 10 минут кайнатабыз. Аннан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

***

3 кило кабачкины иттарткычтан үткәрәбез.100 гр көнбагыш мае, 250 гр томат пастасы,250 гр майонез,150 гр шикәр комы (6 аш калагы дигән сүз), 2 чәй калагы тоз, ярты чәй калагы төелгән кызыл борыч салып,барысын бергә болгатып кайнатырга куябыз.

Сәгать ярым кайнагач, 1 баш сарымсакны үткәреп салып, тагы 10 минут кайнатабыз да 2-3 чәй калагы 70%лы уксус кислотасы салып ябып куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X