Фактлар һәм комментарийлар
Аек булмаган хәлдә руль артына утырган 25 шофер правасыз калган
Беренче ярты еллыкта мировой судта РФ КоАП-ның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча (автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен) 17 эш карап тикшерелгән.
17 шоферның барысына да 30 шар мең сум штраф салынган һәм алар 1,5-2 елга шофер таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
Тагын 8 эш (РФ КоАП-ның 12.26 маддәсе буенча) карап тикшерелгән (медицина тикшерүеннән баш тарту). Бу шоферларга да штраф салынган һәм йөртү таныклыгынннан мәхрүм ителгәннәр.
Административ тәртип бозулар буенча штрафларны түләмәгән өчен 88 эш карап тикшерелгән. Тәртип бозучы 54 кешегә башлангыч штрафтан ике тапкырга күбрәк күләмдә штраф салынган, 29 кешегә - 15 тәүлеккә арест салынган һәм 5 тәртип бозучыга мировой суд мәҗбүри эшләр сыйфатында җәза билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев