Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Ана капиталы – белем бирүгә

-Ана капиталы акчасын баланы укытуга тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән дип ишеттем, шул турыда тулырак итеп сөйләгез әле, зинһар. Вера Вәлиуллина, Яңа Чишмә авылы Әлеге сорауга җавапны РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева бирә.

-Акча дәүләт аккредитациясе булган белем бирә торган программалар буенча белем бирүче оешмалар тарафыннан күрсәтелүче белем бирү хезмәтләренә түләүгә җибәрелергә мөмкин.
Элек акчаны белем бирү хезмәтләренә түләүгә белем бирүче учреждениенең үзенең дәүләт аккредитациясе булган очракта гына җибәрү мөмкин иде. Акчаны баланы мәктпкәчә белем бирүче учреждениедә (балалар бакчасында) тәрбияләүгә (тоту) җибәрү өлешендә дә үзгәрешләр кертелгән. Хәзер ана капиталы акчасын бары тик баланы тотуга, аны карау һәм тәрбияләү өчен түләүгә генә җибәреп була (бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе килешүендә чагылыш табарга тиеш). Бу акча түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә җибәрелә алмый, мәсәлән, түгәрәкләргә түләүгә.
Шуны исегезгә төшереп үтәбез, ана (гаилә) капиталы акчасыннан башкача да файдаланып була:
-торак шартларын яхшырту өчен, шул исәптә торак сатып алуда һәм төзүдә, шул исәптә ипотека буенча да, заем яисә кредит буенча төп бурыч һәм процентларны каплауга;
-ананың пенсия тупланмаларын булдыруга җибәрергә мөмкин.
Гамәлдәге закон буенча ана капиталына хокук алу өчен сертификат алуга хокук бирүче бала 2016 елның 31 декабренә чаклы туган яисә уллыкка (кызлыкка) алынган булырга тиеш. Өстәвенә сертификатны алу һәм аның акчасыннан файдалану вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев